Рифкать Арсланов
Рифкать Арсланов (Рифкать Мөхәммәт улы Арсланов, 8 август 1946 (78 яшь), Уфа, РСФСР, СССР — , ) — нәкышче-рәссам, сәхнә бизәүче, БАССРның (1989) һәм РФның (1999) атказанган сәнгать эшлеклесе. Салават Юлаев премиясе лауреаты (2018).
Тәрҗемәи хәле1946 елның 8 августында Уфада театр рәссамы Мөхәммәт Нуриәхмәт улы Арсланов (1910—2001) гаиләсендә туган. Әнисе Мәгафүрә Сәлигаскәрова (1922—2015), опера җырчысы. Һөнәри югары белемне Суриков исемендәге Мәскәү академия сәнгать институтында (проф. М. М. Курилко һәм М. Н. Пожарская остаханәсе) ала (1978). Мәскәүнең Зур театрында Н. Н. Золотарев җитәкчелегендә стажировка үтә. 1968 елдан Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында сәхнә бизәүче рәссам булып эшли. Рәссам иҗатын педагогик хезмәт белән бергә алып бара, 1978 елдан Уфа дәүләт сәнгать институтының рәсем сәнгате кафедрасында эшли, профессор. ИҗатыРифкать Мөхәммәт улы Арсланов — Башкортстанның әйдәүче рәссамнарының берсе. 1000 нән артык картина авторы. Аның хезмәтләре Уфада М. Нестеров исемендәге сәнгать музеенда, Мәскәүдә Третьяков галереясендә, А. А. Бахрушин исемендәге музейда, М. Глинка исемендәге музейда, АКШ, Канада, Испания, Алмания музейларында һәм шәхси тупланмаларда саклана. «Фра-Дьяволо» (Д. Обер), «Фауст» (Ш. Гуно), «Максимка» (Б. Терентьев), «Евгений Онегин» һәм «Пики дамасы» (П. Чайковский), «Салават Юлаев» һәм «Акмулла» (Заһир Исмәгыйлев), «Нәркәс» (Хөсәен Әхмәтов), «Дон Паскуале» (Г. Доницетти), «Давыл» (Рәүф Мортазин) операларын; «Бремен музыкантлары» (Г. Гладков), «Биндюжник һәм король» (А. Журбин) мюзиклларын; «Маугли» (Морат Әхмәтов), «Курай турында легенда» (Рим Хәсәнов), «Орфей» (Е. Фомина), « Керри туташ» (Раймонд Паулс), «Тиль Уленшпигель» (Р. Штраус), «Мең дә бер кичә» (Фикрәт Әмиров), «Кара йөзләр» (Халикъ Зәимов, А. Чугаев), «Пахита» (Л. Минкус), «Вальпургия төне» (Ш. Гуно) балетларын; «Исерек Силен» (О. Нуссио), «Күзгә күренү» (М. Равел), «Па-де-катр» (Ц. Пуни) хореографик миниатюраларын бизи. БР, РФ һәм БДБ драма театрлары сәхнәләрендә йөздән артык спектакльне бизи. Башкорт дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә — «Каһым-түрә» (2002), «Сильва» (2005), «Акмулла» (2006), «Алтын чеби» (2008), «Вальпургия төне» (2010) спектакльләрен бизи. Күргәзмәләр
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Чыганаклар
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia