Роберт Гәрәев
Роберт Гәрәев (рус. Гараев Роберт Наилевич) – язучы, журналист һәм музыкачы. Биографиясе1976 елның 8 февралендә Казанда зыялылар гаиләсендә туган, гаиләсе белән Королёв урамының 22А йортында яшәгән. [1][2] 94-нче мәктәптә һәм аның каршындагы музыка мәктәбендә белем алган, өлкән сыйныфларында, 14-16 яшендә укыганда «Низы» ОҖТ әгъзасы була.[3][4] Җинаятьчелектә катнашуын ташлаганнан соң, Казан университетына укырга керә. Укуын бетергәч, Казанның, аннары Мәскәүнең төрле төнге клубларында диджей булып эшли; 5 ел дәвамында Мәскәүнең Яһүд музеенда кылавыз (эксурсовод) булып эшләп ала.[4] 2017 елда үзенең иң танылган әсәрен — «Слово пацана. Криминальный Татарстан 1970–2010-х» (2017) китабын чыгара; шушы китап нигезендә 2023 елда «Слово пацана. Кровь на асфальте» сериалы төшерелә. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia