Розалия Солтангәрәева
Солтангәрәева Розалия Әсфәндияр кызы (28 март 1955 ел) — башкорт фольклорчы-галиме, филология фәннәре докторы (2003). Башкорт АССР-ының атказанган мәдәният хезмәткәре (1990), Салават Юлаев ордены кавалеры (2005). Мифтахетдин Акмулла исемендәге бүләк лауреаты (1991). БиографиясеРозалия Әсфәндияр кызы Солтангәрәева 1955 елның 28 мартында Башкорт АССР ы Әлшәй районы Яңа Сәпәш авылында туган.
Гыйльми эшчәнлегеРозалия Солтангәрәева — башкорт йолалары һәм аларга бәйле халык иҗатын өйрәнүдә яңа мәсләк — комплекслы тикшеренүне уңышлы алып барган галим. Ул йола поэзиясен фольклор һәм этнография кушылмасында туган катлаулы синкретик иҗат буларак өйрәнә. 1988 елдан — филология фәннәре кандидаты. «Башкорт туй-йола поэзиясе» (1995) исемле монография авторы. Әхмәт Сөләйманов белән бергә күп томлык башкорт халык иҗатының «Башкорт халык иҗаты: Йола фольклоры» (1995), «Башкорт халык йола уеннары» (1996) дигән томнарын әзерләп чыгарда. 2002 елда «Башкорт халкының гаилә-көнкүреш йола фольклоры» дигән темага докторлык диссертациясе яклый. Фәнни хезмәтләре
Җәмәгать эшчәнлеге
Чыганаклар
ИскәрмәләрӘдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia