РоскосмосРоскосмос яки Галәми эшчәнлек буенча дәүләт корпорациясе «Роскосмос» (рус. Государственная корпорация по космической деятельности «Роскосмос») — Россиянең галәми программалары өчен җаваплы дәүләт корпорациясе. 2015 елның 28 декабрендә Россия Федераль галәми агентлыгы нигезендә үзгәртеп корылган. Роскосмос идарәсе Мәскәүдә, ә Галәми очышлар белән идарә итү үзәге Королев шәһәрендә урнашкан. Юрий Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү үзәге Мәскәү өлкәсенең Йолдыз шәһәрчегендә урнашкан. Галәми аппаратларны җибәрү җайланмалары Байкоңгыр галәм аланында, Плесецк галәм аланында (пилотсыз очышлар өчен) һәм төзелә торган Көнчыгыш галәм аланында урнашалар. Тарих1992 елның 25 февралендә Россиянең галәми агентлыгы булдырыла. 1999 елда Россиянең галәми агентлыгыннан Россиянең һава-галәми агентлыгы яңадан корыла. 2004 елда Россиянең һава-галәми агентлыгыннан Роскосмос Федераль галәми агентлыгы төзелә. 2015 елда Роскосмос Федераль галәми агентлыгыннан Роскосмос галәми эшчәнлек буенча дәүләт корпорациясе корыла. БурычларАстрофизика
Пилотлы галәми аппаратлар
Ракета ташучылар
Планеталар тикшерүИскәрмәләр
ӘдәбиятСылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia