Россия Югары Советы куып таратылуы
Россия Югары Советы куып таратылуы (рус. Разгон Верховного Совета России, «1993 елдагы Октябрь фетнәсе», «1993 елдагы Октябрь күтәрелеше», «1993 елдагы Ельцин түнтәрелеше», «Ак йортны атыш», «Советлар йортны атыш», «1400 указы») — 1993 елның 21 сентябрь — 4 октябрьдагы Россия Федерациясендәге эчке сәяси конфликты. 1992 елда башлаган конституцон кризис нәтиҗәсендә килеп чыккан. Конфликт нәтиҗәсе — Мәскәү урамнарындагы кораллы бәрелешләре (президент рәсми чыганаклар буенча бәрелешләр нәтиҗәсендә 157 кеше һәлак булган, 348 кеше яраланган[1], парламент чыганагы буенча 10 меңгә кадәр кеше вафат) белән 1917 елдан гамәлдә булган «совет хакимият моделе»нең көчләп туктату. Бәрелешләр сәбәпләреКонфликт сәбәбе: президент Ельцин канунсыз рәвештә Россия парламентын — Югары Советны таратып җибәрү фәрманын чыгарган. Шушы 1400 санлы указ эш иткән Конституциягә каршы булган, шулай итеп президент конституцияне бозып канунсыз булуын парламент тарафыннан танылган. Конституцияне бозган президент легитим түгел булып чыкканын парламент раслаган һәм вице-президентны Руцкойны президент итеп сайлаган. 1993 елның 24 сентябрендә Конституция Мәхкәмәсе Ельцинның карары Конституцияне бозганын хөкем иткән һәм аның вазифаларыннан читләшкәнен хуплаган. Канлы бәрелешИке хакимият көрәшендә хәрби көчләре Ельцинны яклаганнар һәм кораллы бәрелеш нәтиҗәсендә парламент атып бетергән. Кыска ватандашлар сугышыннан соң һәммә парламент җитәкчеләре кулга алынган (бер елдан алар азат ителгән), сул карашлы һәм миләтчеләр карашлы оешмалар бастырылганнар. НәтиҗәләрБаш нәтиҗәсе — парламент хакимиятен кыскарту, көчсезләнү. Яңа конституция кабул иткәннән соң көчле президент хакимияте һәм зәгыйфь парламент хакимияте барлыкка килүе. ИскәрмәләрТышкы сылтамалар
Видеоязмалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia