Рәис Сәлахов
Рәис Сәлахов, Рәис Зәки улы Сәлахов (Раис Закиевич Салахов; 1960 елның 4 июне, СССР, РСФСР, БАССР, Туймазы ― 2018 елның 26 августы, РФ, Мәскәү) ― муниципаль берәмлек башлыгы, 2000―2018 елларда Хант-Манси автономияле округының Югорск шәһәре башлыгы (мэр). Югорск шәһәренең мактаулы гражданы (2018, вафатыннан соң). Тәрҗемәи хәле1960 елның 4 июнендә Башкорт АССРның Туймазы шәһәрендә туган. Белеме
Хезмәт юлыЮгорск шәһәрендә (элек Комсомольский бистәсе) хезмәт биографиясе 1977 елдан, 17 яшьлек яшүсмер вакытыннан башлана. Ул гади эшчедән муниципаль берәмлек башлыгына кадәр юл үтә[2]. 1977―1980 елларда «Тюментрансгаз» берләшмәсенең күчмә механизацияләнгән колоннасында (ПМК) эшче, аннары монтажчы булып эшли. 1980 елның маеннан 1982 елның июнь аена кадәр Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1982 елның июленнән 1990 елның маена кадәр «Комсомольскстройгаз» трестының СМУ-2 монтажчысы, мастер булып эшли. 1990 елның маенда халык депутатларының Комсомольский бистә Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары итеп сайлана. 1994 елдан 2000 елга кадәр ― Югорск шәһәре башлыгының беренче урынбасары. 2000 елның апрелендә беренче тапкыр Югорск шәһәре башлыгы вазыйфасына сайлана. 2005 елда шәһәр халкы икенче тапкыр югары ышаныч күрсәтә һәм Югорск шәһәре башлыгы итеп сайлый. 2010 елда «Бердәм Россия» партиясенең Югорск җирле бүлекчәсе сайлау берләшмәсе тарафыннан Югорск шәһәре Думасы депутатлыгына тәкъдим ителә, 2011 елның мартында Югорск шәһәре Думасы депутатлары составыннан шәһәр башлыгы итеп сайлана һәм Югорск шәһәре Думасын җитәкли[3]. 2016 елның апрелендә Югорск шәһәре башлыгы итеп сайлана, шәһәр администрациясен җитәкли. Соңгы срок 2021 елда тәмамланырга тиеш булган, әмма 2018 елның июнендә үз теләге белән эштән китү турында гариза язып, вазыйфасыннан китә (аның урынын Андрей Викторович Бородкин ала)[4]. Сәламәтлеге начарланганнан соң, Ханты-Мансийск хастаханәсенә эләгә, аннан Мәскәүгә күчерәләр. 2018 елның 26 августында Мәскәүдә 59нчы яшендә вафат булган[5][6]. Аның җитәкчелеге елларында шәһәрдә ярты миллион квадрат метрдан артык торак төзелә, дистәләгән социаль объектлар тапшырыла, шәһәр урамнары төзекләндерелә, скверлар һәм парклар төзелә. Алар арасында шәһәрдәге иске торакны сүтү, балалар поликлиникасы төзелешен тәмамлау, хастаханәнең яңа корпусын төзү, бүлекчәләрен реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау, хастаханә хезмәткәрләренә торак бүлеп бирү, изге Сергий Радонежский гыйбадәтханәсен, «Югра-презент» мәдәният үзәген, шәһәр музеен, фонтан мәйданын, физкультура-спорт комплексын һ.б. төзүгә зур көч куя. 2006 елда Югорск шәһәре «Иң төзек шәһәр» округ конкурсында беренче урынны яулаган[7]. 2005 елдан башлап, Югорск шәһәре татарлары һәм башкортларының «Болгар» иҗтимагый оешмасына[8] (оешма рәисе Резида Рәис кызы Сәлахова, 1959 елда ТАССРның Керкәле (Лениногорск районы) авылында туган, югары белемле, 2010 елның 20 гыйнварыннан «Үзәкләштерелгән бухгалтерия» муниципаль казна учреждениесе директоры[9]) Югорск шәһәрендә Сабантуй үткәрергә ярдәм иткән, бәйрәмнең спонсоры булган [10]. Бүләкләре, мактаулы исемнәреЭшләгән елларында Рәис Зәки улы күп санлы бүләкләр белән бүләкләнгән, шул исәптән:
Хәтер
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia