Рәсәй спорт ориентлашуы федерациясе
Рәсәй спорт ориентлашуы федерациясе (РСОФ) (ингл. Russian Orienteering Federation, рус. Федерация спортивного ориентирования России) — әгъзалыкка нигезләнгән һәм спорт ориенташуын һ.б. тирә-юньдә ориентлашу спорт төрләрен Рәсәй Федерациясе халкы арасында популярлаштыру һәм үстерү максатыннан төзелгән, гражданнарны һәм үз эшчәнлеген спорт ориентлашуы һ.б. тирә-юньдә ориентлашу төрләре өлкәсендә булдырган юридик затларны ирекле башлауда бергәләштергән гомум Рәсәй физкультура һәм спорт иҗтимагый оешмасы[1] . Рәсәй Федерациясе субъектларының аккредитацияләнгән иҗтимагый оешмалары РСОФ әгъзалары була ала. Һәрбер региональ СОФ юридик зат булып санала һәм үз төбәгендә эш алып бара, шул исәптән ярышлар уздыру һ.б.[2] . РСОФ Халыкара спорт ориентлашуы федерациясенең тулы хокуклы әгъзасы булып килә. РСОФ әгъзалардан, президенттан, президиумнан, башкарма комитеттан, тренерлар шурасыннан, мактаулы әгъзалардан, тикшерү һәм ревизия комиссиясеннән тора.[3] Федерация президентлары
Моны да карагыз
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia