Салават Юлаев
Салават Юлаев, Салават Юлай улы (баш. Салауат Юлаев, 1754 – 1800) – башкорт халкының милли батыры, шагыйрь, Емельян Пугачёвның көрәштәше, 1773 – 1775 еллардагы Крестьян сугышы җитәкчеләренең берсе. БиографияСалават Юлаев 1754 елның 16 июнендә Ырынбур губернасы, Уфа провинциясе, Шайтан-Кудәй вулысы, Тәкәй авылында туган. Тәкәй авылы 1775 елда яубасарлар тарафыннан яндырылган, хәзерге вакытта урыны Башкортстанның Салават районына туры килә. Атасы Юлай Азналин Шайтан-Кудәй вулысы старшинасы, халык арасында ихтирам яулаган, вакытына күрә алдынгы карашлы кеше була. Салават бала чагында ук туган телендә укырга һәм язарга өйрәнгән. Яшьтәшләре арасында әйдәүче буларак билгеле. Мәсәлән, Сим заводын беренче тапкыр, яшьтәшләре белән үсмер чагында үк туздыра һәм яндыра. ![]() Хәтер
Шулай ук карагызИскәрмәләр
ЧыганакСылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia