Салават районы татар авыллары![]() Салават районы (баш. Салауат районы, рус. Салаватский район) — Башкортстанга керүче муниципаль район. Урал тавының аргы ягында урнашкан. Районда барлыгы 60 авыл бар, шуларның 8 татар авылы. Кайбер шул татар авыллары халкы тулысынча яки өлешчә башкортлар дип яздырылган. Татарлар татар теленең урта диалектына караган златоуст сөйләшендә (икенче атмасы — кыйгы сөйәше) сөйләшә. Бу авыллар элеккеге Уфа губернасы Златоуст өязенә караган. XVII гасырда ук биредә татарлар яшәгән торак пунктлар булган. Төбәкнең күпчелек авыллары пермь татарларын күчерү, шулай ук бирегә мишәрләр — байкыбаш сөйләше вәкилләре һәм Башкортстанның көньяк һәм көньяк-көнбатыш төбәкләреннән казан татарлары күченү нәтиҗәсендә барлыкка килә.[1] Иң зур татар авыллары: Нәсибаш, Лаклы, Таймый[2]. Алардан тыш татар авыллары Татар Малаязы, Шәрип, Миәшагар, Чулпан, Черепаново бар. Шәрип, Миәшагар һәм Нәсибашта күпчеклекне мишәрләр алып тора. Чулпан авылы Миәшагардан бүленеп чыга. Юкка чыккан татар авылы: Калтай Алга.[3] Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia