Сальвадорда ислам
![]() Сальвадорда ислам (исп. Islam en El Salvador, гарәп. الإسلام في السلفادور) ― азчылык дине. Бәяләүләр буенча, Сальвадорда 1000–1500 мөселман исәпләнә, бу сан 18 000 гә дә җитәргә мөмкин [1]. Сальвадорда, нигездә, Йәмән гарәпләреннән торучы зур булмаган мөселман җәмгыяте оешкан. Илдәге фәлистыйнлы гарәп халкының күпчелеге ― христианнар. Шигый мөселманнар җәмгыятенең «Фатыйма әз-Заһра» (Fatimah Az-Zahra) дип аталучы Ислам мәдәни ассоциациясе бар. Алар Үзәк Америкада беренче ислам басмасы – Revista Bibliotheca Islamica журналын нәшер итә, шулай ук илдә ислам мәдәнияте таралуга багышланган беренче һәм бердәнбер ислам китапханәсе булдыра [2]. Илдә шулай ук Әхмәдия мөселман җәмгыяте дә бар [3]. ТарихКолонизация чорында илдә мөселманнар булу турында бераз мәгълүматны Педро Эскаланте (Pedro Escalante) һәм Авраам Даура (Abraham Daura) хезмәтләрендә очратырга мөмкин [4]. Педро Эскаланте интервьюда билгеләп үткәнчә [5], бернигә дә карамастан, Сальвадор Ислам йогынтысыннан котылып кала алмаган, чөнки ислам дине һәм мәдәнияте эзләре гастрономиядә, мәдәнияттә, телдә, архитектурада (мәсәлән, Сонсонатта иске Калуко чиркәве һәм Сан-Висентеда Пилар чиркәве хәрабәләрендә) һ. б. күренә. XX гасыр башында Якын Көнчыгыш гарәп илләреннән (Сирия, Ливан һәм Фәлистыйннан) гаиләләр күчеп килә башлый. Мөһаҗирләрнең күпчелеге – христианнар, мөселман гаиләләре аз санлы була. Әлеге мөһаҗирләр турында мәгълүматлар теркәлгән[6] [7]. Фәлистыйнлы гарәпләр (христианнар) гаиләсендә күренекле сәясәтче, 1973—1994 елларда Сальвадор коммунистлар партиясенең генераль секретаре Шәфыйк Хандал (1930―2006), 2004―2009 елларда Сальвадор президенты Антонио Сака туган [8]. Сальвадорның 2019 елдан президенты Найиб Букеле ― фәлистыйнлы имам гаиләсендә туган. Ислам оешмаларыХәзерге вакытта Сальвадорда ике Ислам оешмасы эшләп килә:
Мәчетләр
Мәчетләрнең икесе – Сан-Сальвадорда, берсе – Санта-Ана, берсе – Сонсонате һәм берсе – Сояпанго шәһәрләрендә. 1994 елда Сальвадор башкаласы Сан-Сальвадорда Centro Islámico Árabe Salvadoreño исемле беренче мөселман гыйбадәт кылу үзәге ачыла. 2004 елда шигыйлар ил башкаласында икенче мәчет ачалар, аны Мөхәммәд пәйгамбәрнең беренче хатыны Хәдичә кызы Фатыйма хөрмәтенә «Фатыйма әз-Заһра» (Fátimah Az-Zahra) дип атыйлар. 2007 елда Сан-Сальвадорда Дар-Ибраһим мәчете (Mezquita Dar-Ibrahim) дип аталган өченче мәчет ачыла [9]. Мәчет бинасы – гөмбәзе һәм манарасы булмаган йорт [9]. Сальвадорлы 18 000 мөселманның 4 000 е генә мәчетләргә даими йөри. СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia