Самарцево (Зәй районы)
Самарцево (рус. Самарцево) ― Татарстанның Зәй районы Югары Шепкә авыл советына караучы, хәзер юкка чыгу стадиясендәге торак пункт (авыл). 2020 елда 1 хуҗалыкта 1 кеше исәптә тора[2]. Почта индексы — 423518. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 3.9 °C.[4] ГеографияАвыл Дала Зәе елгасының сулъяк кушылдыгы Имәнле елгасының урта агымында, аның сул ярында, Имәнлебаш һәм Кече Пальчиково авыллары арасында, Зәй тимер юл станциясеннән 15 км, Яр Чаллы пристаненнән 75 км ераклыкта урнашкан. Координаталар: киңлек 55.365325, озынлык 51.852920[5]. Демография
Төп халык ― руслар. ТарихАвылның беренче исеме Степановка булган. Аны XIX гасыр башында ук җирбиләүче алпавыт Е. С. Самарцева тарафыннан Идел елгасының уңъяк ярыннан күчерелгән крестьяннар нигезләгән. Башта авыл халкы алпавыт крестьяннары категориясенә керә. XIX гасыр башында, 1803 елның 20 феврале канунына нигезләнеп, Е. С. Самарцева үз инициативасы белән, күчереп утыртылган крестьяннарының бер өлешен крепостнойлыктан азат иткән, аларга хуҗалык башына 11әр дисәтинәдән җир бүлеп биргән. Әлеге категориягә керүче крестьяннарны ирекле иген игүчеләр (рус. вольные хлебопашцы) дип атаганнар. Ирекле икмәк игүчеләр разрядына күчерелмәгәннәре XIX гасырның беренче яртысында коллежский асессор А. С. Самарцев, майор А. П. Макеевныкы була [7]. Соңрак яңа оешкан торак пунктка җирле крестьяннар (мәсәлән, Югары Уратмадан) күчеп утыра башлый. 1858 елда уздырылган X ревизия мәгълүматлары буенча, авылда 15 хуҗалыкта ике җенестән 77 кеше яшәгән. 1870 елда 14 хуҗалыкта ике җенестән 95 кеше (55/40) яши, авылның су тегермәне булган.
1906 елда авылда икмәк запасы магазины, 2 бакалея кибете булган, 35 хуҗалыкта ике җенестән 221 (111/110) кеше яшәгән. 1914 елдагы хуҗалык буенча исәпкә алу вакытында Никольское авыл җәмгыятенә караган Самарцево (Степановка) авылында 49 крестьян хуҗалыгы исәпләнгән, авыл халкы ике җенестән 273 (133/140) кеше булган, ирекле иген игүчеләр категориясендә, милләте буенча руслар[8]. Авылда җирсез хуҗалыклар булмаган. XX гасыр башында авыл җәмгыятенең 370 дисәтинә җире булган[6]. 3 хуҗалыкка 3 дисәтинә, 7 хуҗалыкка 3-5, 30 хуҗалыкка 5-10, 7 хуҗалыкка 10-15, 2 сенә 15-20 дисәтинә җир кишәрлеге (сөрүлек җирләр, болын һ. б.) туры килгән. Чынбарлыкта, 4 хуҗалык 3 дисәтинә, 8 хуҗалык 3-5, 28 хуҗалык 5-10, 7 хуҗалык 10-15, 2 хуҗалык 15-20 дисәтинә җиргә ия булган. Имана җиренең зурлыгы гаиләдә ничә ир-ат җенесеннән кеше теркәлүгә бәйле булган. Аты булмаган 13 хуҗалык, 1 аты булган 29, 2 аты булган 7 хуҗалык исәпкә алынган. 11 хуҗалыкның сыеры булмаган, 34 хуҗалык 1 әр, 4 хуҗалык 2 шәр сыер асраган. Авылда умартачылык белән шөгыльләнүче хуҗалыклар булмаган. 8 хуҗалыктан 9 эшче кулы читкә йөреп эшләгән, йөк ташу яки урман хуҗалыгы белән бәйле һөнәрчелек белән шөгыльләнгән[9]. 1910 елда ике сыйныфлы катнаш мәктәп ачыла (беренче укытучы ― А. И. Котлова). Авыл Иске Пальчиково авылының Никольский чиркәве мәхәлләсенә караган[7]. 1920 елга кадәр авыл Уфа губернасы Минзәлә өязе Тәкмәк волостена, 1920 елдан соң Татарстан АССР Минзәлә, 1921 елдан Чаллы кантоннарына караган. 1930 елдан Ширәмәт, 1935 елдан Зәй, 1963 елдан Чаллы, 1972 елдан Зәй районнары составында[6]. 1929―1930 елларда авылда Семён Будённый исемендәге авыл хуҗалыгы артеле (колхоз) оеша. Бөек Ватан сугышы елларында (1941―1945) фронтка киткән 102 кеше әйләнеп кайтмаган (һәлак була яисә хәбәрсез югала, сан Иске һәм Кече Пальчиково авыллары белән бергә). 1950 елның июлендә, күмәк хуҗалыкларны эреләндерү башлангач, Буденный исемендәге (Самарцево), «Объединение» (Иске Пәлчикәү), «Кызыл Зәй» (Кече Пальчиково), «Кызыл Юл» (Кызыл Юл) колхозлары бер хуҗалыкка берләштерелә, яңа хуҗалыкка «Объединение» исеме бирелә. 1958 елның апрелендә Самарцево «Коммунизмга юл» (1992 елдан «Татарстан», үзәге Югары Шепкә авылы) күмәк хуҗалыгына керә. Беренче рәисе – В. Сабанаев. Авыл юкка чыгу стадиясендә: 2020 елның июлендә авылда 1 хуҗалыкта 1 кеше яши дип теркәлгән[10]. Кызыклы факт1977 елда Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институты экспедициясе Самарцево янында өч урында бура (ru) һәм имәнкискә (ru) мәдәниятләренә караучы борынгы керамика фрагментлары таба[11]. Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia