Самар губернасы
Самар губернасы (рус. Самарская губернiя, Самарская губерния, эрзәчә Самара губерня) — Россия империясе һәм РСФСР составында административ-территориаль берәмлек. ГеографияЧиктәшлек
ТарихСамар губернасы 1851 елның 1 гыйвраында барлыкка килә. Губерна составына Ырынбур губернасының 3 өязе, Сембер губернасының 2 өязе һәм Сарытау губернасының 2 өязе кертелгәннәр. 1918 елда Новоузенск һәм Николаевск өязеләрнең өлешләре Идел буе алманнарның автономияле өлкәсенә кертелгәннәр. 1919 елда Новоузенск өязенең калган өлешләре Сарытау губернасына кертелгәннәр. 1920 елда Бөгелмә өязе Татарстан АССР составына кертелгән. 1928 елның 14 маенда, БҮБК карары нигезендә, Самар губернасы юкка чыгарыла, аның территориясе Урта Идел өлкәсенә кертелә. Административ бүленеш![]() 1851—1918 елларда 7 өязгә бүленгән:
1918 елда Николаевск өязе исемен Пугачёв өязенә алыштыра. 1919 елда, Ставрополь өязнең өлешеннән Мелекесс өязе барлыкка килә (өязнең үзәге — Мелекесс (хәзер — Димитровград) шәһәре). 1920 елда, Пугачёв өязе кечерәю нәтиҗәсендә, Балакау өязе (өяз үзәге — Балакау шәһәре) барлыкка килә. 1924 елда Ставрополь өязе юкка чыгарыла, ә аның территориясе күрше өязләре арасында бүленгән; шул ук елда Балакау өязе юкка чыгарыла, аның волостьлары Пугачёв өязенә тапшырылалар. ХалыкТуган тел буенча состав (1897 елдагы җанисәп буенча):
Губернаторлар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia