Самар татар театр студиясе
Самар татар театр студиясе, Самар татар драмасы һәм музыкасы студиясе, рус. Самарская студия татарской драмы и музыки — 1920 елда Идел арты хәрби округы сәяси бүлегенең мөселман секциясе каршында оештырылган, татар театрлары өчен милли кадрлар — актерлар әзерләүче икенче[1] урта һөнәри уку йорты. Тарих1919 елның 20 декабрендә РСФСР инкыйлаби хәрби шурасы Кызыл гаскәриләрнең үзешчән театрларын һәм студияләрен ачарга фәрман бирә. Әлеге фәрман нигезендә, Идел арты хәрби округы сәяси бүлегенең мөселман секциясе, татар театр студиясен ачу өчен, Үзәк мөселман хәрби коллегиясе белән элемтәгә керә. 1920 елның 18 июнендә 4 айлык һәм 6 айлык курсларда укулар башлана. Студиянең җитәкчеләре итеп, Зәйни Солтанов, Исмәгыйль Рәмиев, режиссерлар итеп Кәрим Тинчурин, П. Талбузин, профессорлар Левировская, Гондобин, Альбозин һ.б. чакырыла. Студиягә барлыгы 120 укучы алына. Укучылар арасында авыл, завод-фабрикалардан, Кызыл гаскәрдән килгән эшче-крестьян яшьләре 85% була. Уку программасындаРус телендә барган дәресләрнең күбесе татарчага тәрҗемә ителә. Тәрҗемәче — З. Тинчурина.
Студияне тәмамлаучылар1920 елның декабрендә студияне 78 кеше тәмамлый. Имтиханнардан соң, студияне тәмамлаган 50 кешедән Г. Кариев исемендәге Беренче пролетком труппасы («Г. Кариевка хатирә» Пролетком труппасы) оештырыла. 1920-1921 елларда труппа Ырынбурда эшли. 1921 елда, Ырынбурның үз театры белән каршылыклар чыгып, шулай ук илдә ачлык башлану сәбәпле, труппа Ташкәнткә күченә, ләкин анда да ныклап эшләп китә алмыйча, тарала. Артистларның кайсы үлә, кайсы кая таралып бетә. Диплом спектакльләре
Чыганаклар
Әдәбият
СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia