Светлана Горбушина
Горбушина Светлана Николаевна (13 ноябрь 1952 ел) — педагог, югары мәктәп укытучысы. Педагогия фәннәре кандидаты (1981), педагогия фәннәре докторы (2008). БиографиясеСветлана Николаевна Горбушина 1952 елның 13 ноябрендә Уфа шәһәрендә туган. Урта белем алганнан соң, Башкорт дәүләт университетына укырга керә һәм аны 1975 елда тәмамлый, һөнәре буенча — биолог-биохимик[1]. Хезмәт юлын «Иммунопрепарат» гыйльми-җитештерү берләшмәсендә үз профиле буенча башлый һәм озак вакыт биредә эшләп, тәҗрибә туплый (1975-1991). 1991 елдан алып Уфаның 2-нче балалар поликлиникасында эшли, аннары, 1994 елдан Башкорт дәүләт педагогия институтында укыта. Докторлык диссертациясенең темасы: «Мировоззренческие детерминанты формирования культуры здоровья будущего учителя»[2]. 2008 елда Уфа дәүләт авиация техник университетына эшкә күчә, монда ул — стандартизацияләү һәм сертификацияләү кафедрасы профессоры. Фәнни эшчәнлегеФәнни хезмәтләре тормыш хәвефсезлеге, белем бирү өлкәсендә сәламәтлек саклау һәм сыйфатлы тикшерү, иммуно - һәм -вакцинопрофилактика проблемаларына багышланган. 100-дән артык фәнни хезмәт авторы. Төп гыйльми хезмәтләре Мировоззренческие детерминанты здорового образа жизни в системе профессиональной подготовки будущего учителя. М., 2004; Педагогическая профилактика табакокурения среди девушек-учащихся в системе начального профессионального образования. Уфа, 2008. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia