Сергей Миронов
Сергей Михаил улы Миронов (рус. Сергей Михайлович Миронов) — Россия сәясәт һәм дәүләт эшлеклесе, Россия Федерация Шурасы рәисе (2001—2011), 5 чакырылыш Россия Дәүләт Думасы депутаты. «Гадел Россия» фиркасе рәисе (2006—2011). Пушкин шәһәрендә туа. 410 номерлы урта мәктәпне тәмамлый. 1969 елда Индустриаль техникумга керә. 1971-1973 елларда хәрби хезмәт үти. 1974 елда Плеханов исемендәге Ленинград таулы институтына керә. 1994 елда Санкт-Петербург парламентына сайлана. 2001 елдан Россия Федерация Шурасын җитәкли. 2011 елда Сергей Миронов «Бердәм Россия»гә карата яңгыраткан сәяси тәнкыйть өчен шактый үзе тәнкыйтьләнә[1]. 18 майда Петербург думасы аны урыныннан ала[2]. Шуннан аның эшчәнлеге актив опозицион булып билгеләнә. 2012 елгы Россия президенты сайлауларында катнаша. Шулай ук карагызИскәрмәләрСылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia