Сибай драма театры
![]() Сибай драма театры (Арыслан Мөбәрәков исемендәге Сибай башкорт дәүләт драма театры) – Башкортстанның Сибай шәһәрендә урнашкан дәүләт карамагындагы драма театры. 1931 елда Стәрлетамакта нигезләнгән. 1991 елдан ССРБ халык артисты Арыслан Мөбәрәков исемен йөртә. Сәнгать җитәкчесе – Дамир Галимов, БР атказанган сәнгать эшлеклесе. Тарих![]()
Уфа театр техникумын (Мәкәрим Мәһдиев курсы) тәмамлап кайткан төркем (А. Мөбәрәков, С. Янбухтина, С. Бакыев, М. Ишкабулов, С. Сәетов, Г. Абызгилдина) театрга нигез салучы була. Сәнгать җитәкчесе итеп Арслан Мөбәрәков билгеләнә. Беренче куелган спектакльләр: «Фетнә» (А. Глебов), «Ялгыз каен» (М. Кәрим), «Рәйхан» (Н. Исәнбәт), «Карагол» (Д. Юлтый), «Өйләнү» (Н. Гоголь), «Ксенья» (Н. Волков). Бөек Ватан сугышы елларындаСугыш еллары авырлыгы хатын-кыз артистларның (Г. Абызгилдина, Б. Мәһәдиева, Я. Абитаева, Г. Ирназарова) һәм 14 яшьлек Х. Курсаев җилкәсенә төшә. Сибай театрыннан фронтка киткән 19 артистның 2 се генә исән кайта: РСФСР атказанган артисты Гайфулла Сарбаев, М. Локманов. Сугыштан соң30 дан артык спектакль куела. Уфада, республика шәһәр һәм районнарында, Казанда (1986, 1988, 1998), Свердлауда, Петербургта (1993), Чиләбе, Ырынбур өлкәләрендә гастрольләре уңыш белән уза. 1960 еллардан башлап, Уфа сәнгать укуханәсен һәм Уфа сәнгать институтының театр факультетын тәмамлаган яшьләр труппаны тулыландыра һәм театрның әйдәүче көченә әйләнә: БАССР халык артистлары Р. Ходайкулова, З. Баязитова, Р. Сәйфуллин, БАССР атказанган артистлары Н. Габдрәшитова, Ю. Гайнуллин, Х. Дәүләтов, М. Итбаев, А. Кутушев, М. Кутушева, А. Хәкимова, Ф. Хәсәнова, А. Юсупова, Р. Яныбаев. Наил Гаетбай, Тамара Ганиева, Таңчулпан Гарипова, Г.Әхмәтхуҗина, Б. Искуҗин әсәрләре беренче булып Сибай театры сәхнәсендә куела.
Режиссёрлар
Иҗат уңышлары
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia