Сидоровское археологик шәһәрчеге![]() Сидоровское археологик шәһәрчеге - Төньяк Донец елгасының урта агымындагы археологик һәйкәл. Ул Донецк өлкәсенең Славянск районы Сидорово авылы янында урнашкан.[1]. Тикшерү эшләреБеренче тапкыр 1971 елда совет тарихчысы В. К. Михеев тарафыннан тикшерә башланыла.[1]. 1980 еллардагы казу эшләре барышында археолог В. В. Давыденко биредә VI — Х гасыр хәзәрләре чоры предметлары белән мөселман каберлекләре табыла. 1994, 1996 һәм 1997 елларда әлеге каберлекләрне А. В. Колесник белән Е. Кравченко археологлары тикшерә. 2000 елда меңнәрчә каберлекләре булган мөселман зираты табыла. 2012 елда биредә X гасырга караган тимерче кораллары табыла.[2][3][4][5]. Бүгенге көндә шәһәрчек территориясе 3000 кв.метрдан артык мәйданны били.[1]. Тарихы![]() Казу эшләре алып бару нәтиҗәсендә шәһәрчек VII гасырның икенче яртысында нигезләнгән дип уйланыла. Монда аббасидлар дәрхәме, табаристан драхмалары, Император Константин V Алтын солидлары табылган.[6]. Биредә табылган каберлекләр һәм предметлар хәзәрләр арасында мөселман дине таралышы турында сөйли. Шулай ук биредә Идел буе Болгары дәүләте керамикасына хас капкачлар табыла.[1]. IX гасыр ахырына шәһәр якындагы таркала башлаган Сарысын шәһәрчегеннән күченүчеләр хисабына зур торак пунктка әверелә. Ә инде X гасыр уртасында дошманнар һөҗүменнән соң юкка чыга.[1]. Чыганаклар
Искәрмәләр
Шулай ук карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia