Соболевское авыл җирлеге (Татарстан)
![]() Соболевское авыл җирлеге (рус. Соболевское сельское поселение) — Россия Федерациясе Татарстан Республикасы Югары Ослан районындагы муниципаль берәмлек. Административ үзәге булып Соболевское авылы тора. ГеографиясеСоболевское авыл җирлеге район үзәге Югары Ослан авылыннан кырык биш чакрым көньяк-көнбатышка таба Зөя елгасы ярында урнашкан. 2016 елның 1 гыйнварына 385 кеше яшәгән. 2010 елның 27 октябренә 329 кеше. Хәзерге вакытта Соболевское авыл җирлеге территориясендә өч торак пункт урнашкан. Бу - Соболевское (үзәге), Карамышиха авылы, Чулпаниха авылы. Соболевское авылы географик яктан бик үзенчәлекле, авылның Зөя елгасы яры буенда биш километр озынлыкта яр буенча сузылган нибары бер урамы бар. Хәзер Соболевское авылында авыл җирлеге башкарма комитеты, мәктәп, авыл мәдәният йорты, китапханә, Саклык банкы, элемтә бүлеге, ФАП һәм кибет бар.[3] Карамышиха авылы Соболевское авылыннан 1,5 км ераклыкта урнашкан, анда өч зур булмаган Үзәк, Яшьләр, Нагорный урамнары бар. Анда, нигездә, «Рассвет» колхозында гомер буе эшләгән өлкән яшьтәге кешеләр яши.[3] Чулпаниха авылы Соболевское авылыннан 6 км ераклыкта урнашкан, авылдан Яшел Үзән районына кадәр барлык матур киңлекләр ачыла һәм күренә. Чулпаниха авылында Үзәк, Яшел, Карабодай һәм Болын урамнары бар. Башлангыч мәктәп, кибет эшли. "Федорова" КФХ, "Николаев" КФХ эшли. Нигездә, өлкән яшьтәге кешеләр яши.[3] ТарихыАвыл җирлегенең статусы һәм чикләре «Югары Ослан муниципаль районы "муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында" 2005 елның 31 гыйнварындагы 19-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән билгеләнгән.[4] 16 гасырның беренче яртысында җирлек территориясе Казан ханлыгы составына кергән. 1552 елда Рус дәүләте составында. 1553 елдан башлап кушылган җирләр уездларга бүленә башлый: тау ягы Свияжск уездына керә. Шул килеш алар 18 гасырның 20 елларына кадәр торалар. Югары Ослан районының Казан ханлыгы чорыннан соң беренче унъеллыкларында салынган рус авылларының күбесе татар, чуваш, мордва җирлекләрендә барлыкка килүе мәгълүм. 1917 нче елгы вакыйгалардан соң Советлар власте урнаша. Бөек Октябрь революциясе нәтиҗәсендә пролетариат диктатурасы эпохасы башлана. Авылларда авыл советлары оеша. Советларның барлык берләшмәләре гомуми тигез туры сайлаулар аркылы яшерен тавыш бирү нигезендә барлыкка килә.[5] Соболевское авыл җирлеге 1931 елда Свияжск кантонының административ-территориаль бүленеше нәтиҗәсендә оеша, моңа кадәр әлеге җирлек Казан губернасының Свияжск өязе составына кергән, ә 1920 елда – Татарстан Республикасының Свияжск кантоны составына керә.[3] 18 гасырның икенче яртысына кадәр Соболевское авыл җирлеге территориясе Свияжск Успение монастыре карамагында булган.[3] Халык саны
Авыл җирлеге составы
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia