Социолект
Социолингвистикада, социолект яки социаль (иҗтимагый) диалект буларак берәр иҗтимагый-икътисади сыйныф, этник төркем (махсус этнолект термины), яшь буенча төркем, һәм башкаларга хас булган тел вариантны (регистрны) атыйлар.[1] Социолектлар очрагында ике феномен таралган: * җирле җәмгыять белән ассоциацияләү аркылы үзенчәлекле коммуникатив практикаларны пассив үзләштерү һәм * берәр төркем белән идентификацияләнүен күрсәтү өчен сөйләү һәм язма формаларны актив өйрәнү һәм сайлау.[2] Социолектларны өйрәнүче кешеләрне социолингвист дип атала; алар тел вариацияләрне өйрәнә. Социолингвистлар социолектларны махсус лингвистик терминнарның иҗтимагый таралышын тикшерү белән билгели. Географик таралышына нигезләнгән диалекттан аермалы буларак, социолект үзенчәлекле лингвистик формаларны социаль сыйныфлар өчендә кулланылышы нигезендә билгели.[3] Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia