Степан Ефремов
Степан Ефремов (28 декабрь 1907 [10 гыйнвар 1908], Абагурт, Глазов өязе, Вятка губернасы, Россия империясе[1]—билгесез) — удмурт совет дәүләт эшлеклесе, алман-совет сугышында катнашучы. Мәскәү җиртөзүчелек институтын бетергән. Удмурт АССР игенчелек халык комиссариатында баш инженер, идарә башлыгы (1937-1939), Мәскәү җиртөзүчелек институтында ассистент (1939-1941), Көнбатыш Кытайда (1941-1943), Кызыл Гаскәрдә (1943-1946), ССРБ МШ каршындагы колхозлар эшләре буенча шурасында сиктыр мөдире (1947-1950), ССРБ мамыкчылык министрлыгы җиртөзүчелек һәм яңа җирләрне хуҗалык ягыннан үзләштерү идарәсе башлыгы (1950-1951), Удмурт АССР Министрлар шурасы рәисе урынбасары (1951-1956), Удмурт АССР авыл хуҗалыгы министры (1956-1959), Удмурт АССР Министрлар шурасы рәисе (1959-1967). 4-5 чакырылышлары РСФСР Югары шурасы депутаты, 6-7 чакырылышлары ССРБ Югары шурасы депутаты. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia