Стәрлетамак рус драма театры
![]() Стәрлетамак рус дәүләт драма театры (рус. Стерлитамакский русский драматический театр, баш. Стәрлетамаҡ рус дәүләт драма театры) — 1946 елдан Стәрлетамакта иҗат итүче сәнгать коллективы (театр). Башкортстанның өлкән театрларыннан берсе. Тарих1930-еллар ахырында Белоретта рус шәһәр драма театры оештырыла. 1941 елның 4 гыйнварында РСФСР ХКШ күрсәтмәсе буенча Стәрлетамакта гастрольдә булган Белорет театры әлеге шәһәрдә калдырыла (Баязит йорты театр өчен бирелә). Театр исеме «Рус драма театры» итеп үзгәртелә[1]. Яңа театр труппасына элекке Белорет драма театры, Бөренең рус драма театры, Уфаның рус драма театры һәм БАССР дәүләт филармониясе каршындагы оперетта ансамбле артистлары җәлеп ителә. 1946 елның 25 гыйнварыннан театр директоры итеп И. И. Чернышевский–Толкачев, августтан режиссер итеп К. Х. Шахбазиди билгеләнә. Төрле вакытта театрның сәнгать җитәкчесе булып В. Гриценко, П. Ремизов, Е. Меркулович, Д. Шрагер, А. Полянкин эшли. Шулай ук С. Оборенко, К. Хотяновский, А. Бовен, О. Зарянкин спектакльләр куя. Сәхнәне Л. Алексеев, М. Кузнецов, М. Шнейдерман, В. Хлыбов, А. Плотников бизи, П. Ремизов, Е. Вильчевская, М. Маркелова, Б. Земло (1960—1987 елларда – театрның директоры), А. Злобинская, Э. Морская, В. Астахов һ. б. уйный.
Театр Мәскәүдән, Нижгардан, Ивановодан, Орёлдан режиссерлар чакыра. Театр сәхнәсендә рус һәм дөнья драматургиясе үрнәкләре буенча 500 тамаша күрсәтелгән. Һәр сезонда төрле жанрдагы (трагикомедия, трагедия, фарс-раунд, әкият, рок-притча, трагик балаган) 16-18 тамаша күрсәтелә: БүләкләреТеатр — драма коллективлары сәнгатенең бөтенсоюз һәм бөтенроссия смотрлары дипломаты, фестивальләр лауреаты. РФ төбәкләрендә, шулай ук Чехословакия һәм Австриядә гастрольләрдә була.
Сылтамалар
Моны да карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia