Сәгыйдулла Хафизов
Сәгыйдулла (Сәгыйть) Хафизов — язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче. Сәгыйдулла Хәби улы Хафизов 1945 елда Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында туган. Казан дәүләт университетын, аннары аспирантура тәмамлаган. Профессор Ибраһим Нуруллин җитәкчелегендә аспирантурада укып, XIX йөз татар прозасы буенча кандидатлык диссертациясе яклады. 35 ел гомерен укыту-тәрбия эшенә багышлый. Башкортстан дәүләт университетында укыта, соңрак Башкортстан дәүләт педагогия университетында татар теле һәм әдәбияты кафедрасын җитәкли. Күп кенә гыйльми эшләр, уку ярдәмлекләре авторы. Татарстан Язучылар берлегенең тәнкыйтьче Җамал Вәлиди исемендәге премиясе лауреаты. Язучының публицистика жанрында да каләме ңсыналган. Өч тапкыр ул «Кызыл таң» гәзитенең лауреаты буларак танылды. Проза сөючеләргә Сәгыйдулла ага күбрәк “Сәгыйть Лашманчы” псевдонимы аша билгеле. “Яшьтәшләр” дигән беренче әсәре 1978 елда «Идел» альманахында дөнья күрә. Чыганаклар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia