Сәгыйть Хәлфин
Сәгыйть Хәсән улы Хәлфин (рус. Сагит Хасанович Хальфин, 1732-1785, Казан, Тәрҗемәи хәле![]() Сәгыйть Хәлфин Казанның Иске татар бистәсендә, Хәсән Айтуган улы гаиләсендә 1732 елда туган. Аның гомере мөгаллимлектә үтә. Казан гимназиясенең татар теле укытучысы, Россия тарихында беренче русча-татарча ике томлы сүзлек, татар теле грамматикасын төзүче. Татар әлифбасы авторы. Хезмәт юлы1767 елда император закон чыгару комиссиясенә Казанның Иске һәм Яңа бистәләреннән депутат булып сайлана. Екатерина II нең махсус боерыгы буенча 1769 елда I Казан ирләр гимназиясендә көнчыгыш телләрен белүче чиновниклар әзерләү максаты белән татар классы ачыла. Татар теле укытучысы итеп Казан адмиралтействосы тылмачы Сәгыйть Хәлфинне билгеләнә. Россиядә беренче тапкыр рус кешеләре өчен татар теле укытыла башлый. Указда әйтелгән: «Казан гимназиясе каршында теләүчеләр өчен татар теле сыйныфы ачарга һәм укытучы итеп Казанның Иске Һәм Яңа татар бистәләреннән депутат һәм шундагы адмиралтия конторасы тылмачы Сәгыйть Хәлфинне билгеләргә» (рус. «Учредить единожды навсегда при Казанской гимназии для охотников класс татарского языка и определить учителем оного Старой и новой Казани Татарских слобод депутата и тамошней адмиралтейской конторы толмача Сагита Хальфина»)[1] С. Хәлфин Казан гимназиясендә 1785 елга хәтле эшли. Татар телен укытуда беренче юл яручы буларак, дәреслекләр булмау проблемасы белән очраша һәм үзе чишәргә алына. Хезмәтләре
ГаиләсеХәлфиннәрнең гомуми педагогик стажлары 60 ел. Аның мәгърифәтче эшен дәвам итүчеләр:
ХәтерЯр Чаллыда урамга исеме бирелгән (2008).[2] Искәрмәләр
СылтамаларМоны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia