Сәрия Сабурская
Сәрия Харис кызы Сабурская (27 сентябрь 1956, Зеленодол(Яшел Үзән), Татарстан Республикасы) - философия фәннәре кандидаты. Белеме
БиографияСәрия Харис кызы Сабурская 1956 нчы елның 27 нче сентябрендә Татарстан республикасы Зеленодол (Яшел Үзән) шәһәрендә туган. Урта мәктәпне тәмамлагач, хезмәт юлын Горький исемендәге заводта башлый. Аннары мәктәптә пионервожатый, тәрбияче, укытучы була.1982 нче елда комсомолның шәһәр комитетында укучы яшьләр белән эшләү бүлеген җитәкли. 1988-1993 нче елларда Зеленодол районы Мәгариф бүлеге җитәкчесе. Алга таба Сәрия Харис кызы Зеленодол шәһәр һәм районыадминистрация башлыгының социаль һәм милли мәсьәләләр буенча урынбасары була. Үзен югары дәрәҗәдәге белгеч итеп таныту, эшенә җаваплы карашта булу нәтиҗәсендә аны Татарстан Республикасы министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе итеп билгелиләр. Ул анда социаль үсеш системасын җитәкли. 2010 нчы елдан башлап Татарстан республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил итеп билгеләнә. Җаваплы һәм авыр эшенә карамастан, Сәрия Харис кызы фәнни эш белән шөгыльләнергә, гаиләсен кайгыртырга да вакыт таба. Буш вакытларында чәчәкләр үстерергә, йөзү белән шөгыльләнергә һәм театрга йөрергә ярата. Талантлы, киң эрудицияле булуы нәтиҗәсендә, үзенең күпьяклы эшендәюгары профессиналь һәм фәнни уңышларга ирешә. Гражданнарның мөрәҗәгате һәм гаризалары белән эшләгәндә, Сәрия Харис кызы конституциядә каралган кеше хокукларын истә тотып эш итә. Халык тарафыннан мөрәҗәгать итүләр елдан ел арта. 2013 нче елда алар 3000 булса, 2018 нче елда бу сан 3700гә җиткән. Кешеләрне төрле мәсьәләләр борчый: хезмәт өлкәсендә булган хокукларны бозу, хезмәт хакын вакытында түләмәү, эш урынындагы бәхетсезлек очраклары, эшкә урнашудагы авырлыклар, яшәү өчен яраксыз булган йортлардан кешеләрне яңа торакларга күчерүдәге кыенлыклар, тиешле медицина ярдәме ала алмау, инвалидларның тормыш шартларын яхшырту һәм эшкә урнаштыру, армия сафларында хезмәт итүчеләрнең эш урыннарын саклау һ.б. Бу мәрәҗәгатьләрнең берсе дә Сәрия Харис кызы һәм аның хезмәттәшләренең игътибарыннан читтә калмый. Татарстаннан армия хезмәтенә чакырылган яшь егетләрнең язмышы белән дә даими рәвештә кызыксынып тора.Аларны хезмәт итү урынына озатып бара, андагы яшәү һәм хезмәт итү шартлары белән таныша. “Егетләребезнең ныгып, өйгә исән – сау кайтулары безнең өчен бик тә мөһим”,- ди ул. Ирләр генә түгел, хатын – кыз да киң белемле профессионал, кеше хәленә керә белү һәм яхшылыкка омтылу сыйфатларына ия булганда, ышанычлы яклаучы була ала. Бу сүзләр тулысынча Сәрия Харис кызы Сабурскаяга туры килә. Мактаулы исемнәре һәм бүләкләре
Галерея
|
Portal di Ensiklopedia Dunia