Сөяк
Сөяк - [1] хайваннарда скелетның бер өлешен тәшкил итүче каты орган. Сөякләрнең химик составы.Әгәр сөякне яндырсаң, ул органик матдәләре янып беткәннән соң калган углеродтан карала. Әгәр углероды да янып бетсә, гадәттән тыш каты, ләкин уалучан ак матдә кала. Бу — сөякнең минераль матдәсе. Сөяк составындагы органик матдәләрнең үзлекләрен ачыклау өчен, аны хлорид кислотасында тотып, андагы минераль матдәләрне чыгарырга кирәк. Бу вакытта сөяк үзенең формасын саклый, ләкин аның үзлекләре нык үзгәрә. Ул шундый сыгылмалыга әйләнә, хәтта аны төен ясап бәйләп тә була. Сөякнең сыгылмалылыгы органик матдәләр булуына, катылыгы неорганик матдәләргә бәйле. Уалучан булса да, каты неорганик матдә белән сыгылмалы органик матдәнең бергә туры килүе сөякләргә ныклык һәм тыгызлык бирә. Үсеп җиткән кешенең (20 яшьтән 40 яшькә кадәр) сөякләре нык була. Балаларның сөягендә органик матдәләрнең өлеше чагыштырмача зур. Шуңа күрә аларның сөякләре сирәк сына, ләкин, дөрес поза алмау яки тигез йөкләнеш бирмәү йогынтысында, формасын җиңел үзгәртә. Өлкән яшьтәге кешеләрнең сөякләрендә минераль матдәләрнең өлеше арта. Шуңа күрә аларның сөякләре тиз сынучанга әйләнә. Сөякнең макроскопик төзелеше.Сөякне тыгыз тоташтыргыч тукыма — сөяк өслеге каплап тора, ул сөякнең тыгыз (компактлы) матдәсенә орынып үскән. Тыгыз матдә көпшәк матдәгә (сөяк кимегенә) күчә. Көпшәк матдә күп санлы вак куышчыклар барлыкка китергән сөяк бүлгеләреннән һәм тоташтырмаларыннан тора. Анда кызыл җелек була. Аның күзәнәкләре кан ясау — кан күзәнәкләрен формалаштыру функциясен башкара. Озын сөякләр эчендә җелек (сөяк мие) куышлыгы бар. Ул сары җелек белән тулган була. Сары җелек май тукымасыннан, шулай ук кан ясаучы тоташтыргыч тукыма күзәнәкләреннән тора һәм, сөякнең кызыл җелеге җитәрлек эшләмәгән очракта, резерв хезмәтен үти. Сөякнең микроскопик төзелеше.Сөякнең тыгыз матдәсе микроскопик куышчыклардан һәм каналчыклардан тора, алар буйлап сөяк өслегеннән аның эченә күп санлы кан тамырлары һәм нервлар үтә. Сөяк каналчыкларының стенкаларына рәтрәт булып радиаль урнашкан сөяк пластинкалар түшәлгән (19 нчы рәсем). Бу — сөякнең күзәнәкара матдәсе. Күзәнәкара матдәнең булуы теләсә нинди тоташтыргыч тукымага хас. Пластинкаларны барлыкка китергән сөяк күзәнәкләре бу боҗраларның тышкы периметры буйлап урнашкан. Сөяк типлары.Төзелешенең тибына карап, көпшә (озын) сөякләр, көпшәк сөякләр, яссы сөякләр була. Көпшә сөякләр ике башы да калынайган цилиндр формасында. Алар озын нык рычаглар булып хезмәт итә, шулар исәбенә кеше хәрәкәтләнә яки авыр йөкләр күтәрә ала. Көпшә сөякләргә кулбаш, беләк, бот һәм балтыр сөякләре керә. Көпшә сөякләр, буыннар өслегеннән кала, сөяк өслеге белән капланган. Сөяк өслеге астында тыгыз (компактлы) матдә катлавы урнашкан. Сөяк башларында тыгыз матдә сөякнең оч өлешләрен тутырып торган көпшәк матдә белән алышына. Сөякнең урта өлешендә көпшәк матдә булмый, анда сары җелек тулган җелек куышлыгы була. Кызыл җелек сөякнең ике башындагы көпшәк матдәсендә сакланып кала. Көпшә сөякләр юанлыкка сөяк өслеге исәбенә үсә. Ләкин сөякнең массасы әллә ни артмый, чөнки җелек куышлыгының стенкаларында сөякне эретүче күзәнәкләр була. Бәр ике төр күзәнәкләрнең дә катлаулы һәм килешенгән эшчәнлеге аркасында, аз материал белән дә, сөякнең оптималь ныклыгына ирешелә. Көпшә сөякләр озынлыкка үсү зоналары исәбенә үсә, һәм аларның үсүе 20—25 яшькә төгәлләнә. Үсү зоналары сөяк башлары янындагы участокларда урнашкан. Алар кимерчәк тукымадан тора, һәм сөяк үскән саен, ул сөяк тукымага әйләнә бара. Көпшәк сөякләрнең өслегендә тыгыз матдә катлавы шактый юка, аның астында кызыл җелек белән тулган көпшәк матдә була. Көпшәк сөякләргә умырткаларның төп сөякләре, күкрәк сөяге, чук һәм табанның вак сөякләре керә. Көпшәк сөякләр нигездә терәк функциясен үти. Яссы сөякләр башлыча саклагыч функция үти. Алар тыгыз матдәнең ике параллель пластинкасыннан тора, бу пластинкалар арасында әвернәсыман кисешкән тоташтырмалар рәвешендә көпшәк матдә урнашкан. Яссы сөякләргә ми тартмасын барлыкка китергән сөякләр керә. ![]() ![]() ![]() ![]() Искәрмәләр
ЧыганакларКолесов Д. В. Биология. Кеше : Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8 нче с-фы өчен д-лек / Д. В. Колесов, Р. Д. Маш, И. Н. Беляев; Русча 10 нчы басмадан Ф. Г. Иштирәкова тәрж,.— Казан : Мәгариф, 2009.— 332 б.: рәс. б-н. |
Portal di Ensiklopedia Dunia