Талмас Гарипов
Гарипов Талмас Мәгъсүм улы (31 июль 1928 ел — 19 май 2022 ел) — тел белгече, югары мәктәп укытучысы. Башкортстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы (1991), филология фәннәре докторы (1974), профессор (1979). Россия Федерациясенең (1992) һәм Башкорт АССР-ының (1983) атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2003), ССРБ-ның югары белем бирү отличнигы (1979). Бадминтон буенча БАССР-ның беренче чемпионы (1966); 1965-1981 елларда БАССР‑ның бадминтон буенча җыелма командасы тренеры. БиографиясеТалмас Мәгъсүм улы Гарипов[2] Мәскәү шәһәрендә 1928 елның 31 июлендә туган. 1952 елда Мәскәү дәүләт университетын тәмамлаган. 1956-1965 елларда СССР Фәннәр Академиясенең Башкортстан филиалы Тарих, тел һәм әдәбият институтында эшли, 1957 елдан гыйльми сәркатиб була[3], 1960 елдан — сектор мөдире, 1965 елдан — өлкән тикшеренүче. 1966 елдан Октябрьнең 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетында: 1968 елдан — гомуми тел гыйлеме һәм рус теле кафедрасы, 1977 елдан — рус теле һәм чагыштырма тел гыйлеме кафедрасы мөдире. 1980 елдан — М. Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетында укыта: 2010 елга кадәр гомуми тел гыйлеме кафедрасы мөдире була. Талмас Гарипов бадминтон буенча БАССР-ның беренче чемпионы (1966); 1965-1981 елларда БАССР-ның бадминтон буенча җыелма командасы тренеры. 2022 елның 19 маенда Уфада 93 яшендә вафат [4]. Фәнни эшчәнлегеГыйльми тикшеренүләре Урал-Идел буе төрки телләрен чагыштырма-тарихи өйрәнүгә, башкорт теленең грамматикасы, этимологиясе проблемаларына, тел-ара бәйләнешләргә, социолингвистикага, башкорт тел гыйлеме тарихына, шәркыятькә багышланган. Талмас Гарипов тарафыннан башкорт һәм татар телләренең, аларның диалектлары һәм сөйләшләренең фонетикасы, морфологиясе һәм лексикасының уртак билгеләре ачыклана, 550-дән артык фәнни хезмәт авторы. Гыйльми хезмәтләре
Искәрмәләр
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia