Татарстанның филармония джаз-оркестры
Татарстанның филармония джаз-оркестры (Казан биг-бэнды) (рус. Филармонический джаз-оркестр Республики Татарстан, Казанский биг-бэнд) — Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе составында эшләүче сәнгать коллективы, Россия күләмендә джаз музыкасы өлкәсендә әйдәүче[1] һөнәри иҗат төркеме.
Тарих2011 елның 1 гыйнварыннан Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе составында Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор, танылган дирижер, тәҗрибәле джаз белгече Анатолий Василевский (1940―2022 [2]) җитәкчелегендә оештырыла. 1950 еллар ахырында Казанда төпләнгән Олег Лундстрем оркестры башкаручыларыннан ТАССР дәүләт кинематография оркестры төзелә. Тиздән оркестр Казанда укыган башкаручылар белән тулыландырыла. 40 ел рәттән оркестр белән Олег Лунстремның Шанхай буенча иптәше, тенор-саксофончы Виктор Деринг җитәкчелек итә. 2011 елның 1 гыйнварында филармониянең 2 коллективы — Виктор Деринг җитәкләгән ТР дәүләт кинематография оркестры һәм ТР дәүләт эстрада-симфоник оркестры нигезендә Татарстанның филармония джаз-оркестры оештырыла. МаксатыДжаз-оркестр 1950 елларда Казанда Олег Лундстрем нигез салган классик джаз традицияләрен саклап, аларны дәвам итәргә омтыла. Беренче концертыДжаз-оркестрның беренче концерты III халыкара «Филармониада» музыка сәнгате фестивалендә (Казан) була. Анда джаз-оркестр белән Россиянең халык артисты, дөньякүләм танылган музыкант Игорь Бутман (саксофон) чыгыш ясый. ХезмәттәшлегеДжаз-оркестр атаклы джаз музыкантлары белән хезмәттәшлек итә: Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә джаз-оркестр белән берлектә танылган джаз башкаручылары Давид Голощекин, Владимир Пономарев, Деннис Ролланд, Анатолий Кролл, Дебора Дэвис, Алвон Джонсон, Ники Харис, Рэй Гаскинс, Джейми Дэвис[3], Мэнди Гейнс, Хосе Гонзалес, Джоан Майнор, Полетт МакУильямс, Марк Уитфилд, Виталий Головнев һәм башкалар чыгыш ясый. РепертуарОркестр репертуарында — традицион һәм заманча джаз музыкасы, оркестр өчен эшкәртелгән танылган көйләр һәм махсус язылган әсәрләр, джаз импровизацияләре, диксиленд, уен коралында уйнау сәнгате шедеврлары, бию ритмнары, популяр җырлар.
Чыгышлары
Бүләкләре, мактаулы исемнәреКызыклы фактОркестрдагы 20 башкаручы арасында бер генә хатын-кыз музыкант- Мария Аксенова. Галерея
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia