Татарстан суверенлыгы турында референдум
Татарстан суверенлыгы турында референдум — Референдум 1992 елның 21 мартында чит ил күзәтчеләре катнашында, Россия җитәкчелегенең каршылыгы шартларында уза. Референдум нәтиҗәләренә нигезләнеп республика үз суверенлыгы турында игълан итә. Татарстан бәйсезлеген республика районнарында 75%, шәһәрләрдә 55% халык хуплады. Әмма Казанда референдум каршылыкка очрады. Башкала халкының 44% гына декларацияне яклады, ә Бөгелмә шәһәре халкының 32% гына “әйе” дип белдерде.[1] Тарих
Референдум 1992 елның 21 мартында чит ил күзәтчеләре катнашында, Россия җитәкчелегенең каршылыгы шартларында уза. Генераль прокуратураның “Избирательные участки 21 числа не открывать” дигән боерыгы чыккан иде. 16 прокурор, аларның ярдәмчеләре иң беренче кереп безнең прокурор: иртәгә бер сайлау участогы да ачылмаска тиеш, дип Татарстан прокуроры Антоновка ультиматум ясый. Аның урынбасары Мусин һәм шәһәрнең прокуроры Нәфиев Антоновка каршы төште. “Югары Советның карары бар. Без шуңа буйсынабыз”, диделәр. Икенче көнне бөтен сайлау урыннарында да ачылды. Читтән килгән журналистларның саны Россиянеке һәм Татарстанныкына караганда күбрәк булгандыр.
Шулай ук карагызИскәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia