Татарстан халыкларының Дуслык йорты
Татарстан халыкларының Дуслык йорты (рус. Дом Дружбы народов Татарстана) — Татарстан халыклары Ассамблеясенә берләшкән милли-мәдәни җәмгыятьләргә дәүләт ярдәмен күрсәтүче, 1999 елдан эшләп килүче, Тарих![]() ![]()
БинаБеренче йорт Островский урамындагы борынгы бинада урнашкан була. Яңа бина Павлюхин урамы, 57 йортта урнашкан. 4 мең кв. м мәйданны биләгән 5 катлы бинада барлык милли җәмгыять оешмалары, Ассамблея башкарма комитеты хезмәткәрләре эш бүлмәләре, тантаналар, очрашулар, конференцияләр заллары, 300 тамашачы сыешлы концертлар залы, «Безнең йорт – Татарстан» журналы редакциясе, Дуслык йорты хезмәткәрләре кабинетлары, мәгълүмат үзәге, костюмнар бүлмәсе, артистлар өчен грим бүлмәләре, бию залы, күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре, «Дуслык» музее, техник хезмәт күрсәтү бүлмәләре урнашкан. Дуслык йортында физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен аерым шартлар тудырылган. Пандуслар, лифт, янгын куркынычсызлыгы таләпләренә җавап бирә торган бүлмәләр, начар күрүчеләр өчен махсус «сукмаклар» булдырылган. МаксатыАссамблеягә кергән милли-мәдәни җәмгыятьләргә, милли оешмаларга дәүләт ярдәмен күрсәтү, Татарстан халыкларының мәдәниятын торгызу, аны саклау һәм үстерү — Дуслык йортын булдыруның төп максаты. Бүгенге көндә Дуслык йорты - Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм республикадагы этник мәдәни хәрәкәтнең үзәк мәйданы. ЭшчәнлегеТатарстан халыклары Ассамблеясе составына 35 милләт исеменнән эш алып баручы 85 милли җәмәгать оешмасы керә. Республикада 132 милли-мәдәни үзәк эшли. Методик эш
КүргәзмәләрСәнгать күргәзмәләре дүрт залда уза. Даими рәвештә республика халыкларының бизәү-гамәли сәнгате экспозицияләре эшли. Мәгълүмат хезмәтеМәгълүмат үзәгендәге (җитәкче Резидә Мөбәрәкова) китапханәдә төрле телләрдә китаплар фонды булдырылган. Дөньяның төрле илләреннән трансляцияләнүче 600 канал күрсәтүгә көйләнгән иярченле телевидение эшли. ЭкскурсияләрРусиянең һәм дөньяның төрле илләреннән эшлекле делегацияләр, туристлар Дуслык Йортының даими кунаклары. Порталда Дуслык Йортына виртуаль сәяхәт ясау мөмкинлеге дә бар. Директорлар
Бүлекләре
Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia