Татарстан чеченнары
Татарстан чеченнары (чеч. нохчий) — чечен халкының бүгенге Татарстан Республикасы территориясендә яши торган территориаль төркеме. Таралышы2010 елгы халык санын алу мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә чеченнар саны 420 кеше тәшкил иткән.[1][2] 2002 елда Татарстан территориясендә 706 чечен кешесе яшәве билгеле.[3] Татарстанда чеченнарның саны кимү чечен милләте вәкилләренең ешрак Чечняга, Мәскәүгә күченүләре белән бәйле. Казанда чеченнарның саны якынча 300 кеше, күбесе төзелештә, үз фирмаларында эшли, дзюдо һәм тхэквандо буенча ике тренер бар.[4] ТарихТатарстанда чеченнарның миграцияләре республикада эре сәнәгать төзелеше вакытында, совет чорында барлыкка килә. Чечен диаспорасы, нигездә, индустриаль миграцион агымнарның йогынтысы нәтиҗәсендә формалашкан. Шулай ук студент чеченнар да республикада яши бирә. Совет чорыннан Казан университеты дәрәҗәле вуз дип саналган. Монда, нигездә, студентлар килгән.[5] Укуны тәмамлаганнан соң, чечен студентларының бер өлеше Татарстанда калаган.[4] 1997 елда максатчан юнәлеш буенча укырга килгән студентлар саны арта. Чеченннар Казанның төрле вузларында: медицина, төзелеш, ветеринария вузларында укый башлыйлар.[4][6] МәдәниятЧечен-ингуш диаспорасы Казанда инде берничә дистә ел эшли, әмма 2005 елның мартында гына милли-мәдәни автономия булдырыла, аны «Вайнах» дип атыйлар. Татар теленә тәрҗемә иткәндә «безнең халык» дигәнне аңлата.[5] Диаспораның лидерлары һәм активистлары үз мирасына сакчыл карашта тора. Шулай итеп, Казанда җәмгыять рәисе С.С. Сусаев, җәмгыять советы әгъзалары И.Т. Дзингаев, И.Х. Техиев, Б.В. Сагаев, А.С. Агатиев, Х.С. Решедов, Х.Б. Плиев, А.А. Данчаров, Р.А. Тепсаев һәм башкалар актив эшли. Чечен-ингуш диаспорына Чечен Республикасының Татарстандагы вәкиллеге, аның җитәкчесе Н.В. Самханов зур ярдәм күрсәтә.[5] Чечен-ингуш автономиясе күптән түгел ТР милли-мәдәни берләшмәләре ассоциациясенең күпмилләтле составына керүенә карамастан, чечен һәм ингушлар, Республика көнен бәйрәм итүдә, шәһәр күләмендә генә түгел, республика күләмендә дә чаралар үткәрүдә актив катнашалар. «Вайнах» вәкилләре белән фестивальләр, концертлар, күргәзмәләр һәм әдәби-сәнгать кичәләре, популяр кешеләр белән очрашулар үтә.[5] Искәрмәләр
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia