Татлытамыр яфраклы дөя сеңере
Татлытамыр яфраклы дөя сеңере (лат. Astragalus glycyphyllos L., 1753[1]) — күбәләкчәчәклеләр гаиләлегенең Дөя сеңере ыруына караган үсемлекләр төре. АтамаларыТөрле телләрдәге халык арасындагы атамалары:
Таралу һәм экологияТөрнең ареалы бөтен Европаны, Кече Азияне һәм өлешчә Көнбатыш Себерне били. Дымлы, түбән ачылыкка ия булган, гумуска бай балчыксыл һәм комсу туфракларны үз итә. Яктылык яратучы ярымурман үсемлеге. Аланнарда, имән һәм нарат урманнарында, куаклыкларда, елга болыннарында үсә. Биологик тасвирлама45-90 см биеклектәге күпьеллык үләнчел үсемлек. Сабагы күтәрелеп торучы яисә таралучы, озынлыгы 50-100 (150гә җитә) см, калын, җиргә сарылучы, аскы өлеше тармаклана, вак аксыл төкләре бар. Яфрак төпчекләре ирекле үсүче, саргылт-яшел яки яшел, очлы, үтә-күренмәле, 10-20 мм озынлыкта, кысыр-аккерфекле, аскылары йомыркасыман, өскеләре ланцетсыман формада. Яфраклары 10-20 см, яфрак сабы күзгә ташланмый, парсыз, каурыйсыман. Яфракчыклары 5-6 парлы, озынча, 18-40 мм озынлыкта. Өске яклары шома, аскы яктан кыска ак төкле, очларында йомры. Чәчәк сабаклары 4-9 см, вак ак төкле. Чәчәк төркеме - чук, алар йомыркасыман, озынча, күп чәчәкле, 3-5 см, яфрак төпләре безсыман-ланцет рәвешле, 1,5-3 мм, ак элпәсыман, кырыйлары ак төкчәле. Чәчәк касәсе 5-6 мм озынлыкта, безсыман тешчекләре бар, алар тигез түгел. Икесе - 2 мм, икенсе - 1-1,5 мм. Чәчәк таҗы яшькелт-сары, җилкәннең озынлыгы 11-15 мм, 4 мм озынлыктагы тырнагы бар. Канатлар 10-13 мм озынлыкта, очларында тырнак озынлыгындагы пластина белән. Көймәчек озынлыгы 9-11 см, очында бөкреле пластинкасы бар, аның озынлыгы тырнакчыкка тигез яки кыскарак. Җимшәне шома яки аз төкле. Чәчәк баганачыгы җимшәннән кыскарак, шома. Кузаклары өскә чыгып тора, бер-берсенә якын урнашкан, ураксыман бөгелгән, 3—4 см озынлыкта, 4 мм киңлектә, 5 мм калынлыкта, бик вак төкле, 3—4 ммлы сабакчыкта. Май-июньдә чәчәк ата, июнь-июльдә җимешләре өлгерә. Үсемлек чималыХәстәрләүДәвалау максатларында татлы яфраклы дөя сеңерен җыялар. Җыю вакыты чәчәк ату чорында, җимешләр барлыкка килгәнче башкарыла. Яхшы җилләтелә торган бүлмәләрдә яисә чатырлар астында киптерәләр, яхшы һава торышында үлән 5—7 дкөн эчендә кибә. Химик составТатлытамыр яфраклы дөя сеңеренең үләне флавоноидлар, аскорбин кислотасы, аксымнар, майлар, сапониннар, органик кислоталар, микроэлементлар, алколоидлар эзләре һәм дуплау матдәләренә ия. Фармакологик үзлекләреПрепаратлары гипотензик, кардиотоник, диуретик, тынычландыру үзлекләренә ия. КуллануҮсемлекне кыргый хайваннар да, йорт хайваннары да ашый. Силос үсемлеге буларак кулланыла. Туфракны ныгыту өчен яраклы. Тыйббияттә куллануХалык медицинасында төнәтмәләре нерв һәм җенес әгъзалары авыртуларында, скрофулёз, дерматит, ревматизм, ашказаны авырулары, дизентерия, олигурия дәвалауда кулланыла. Шулай ук бөер авырулары вакытында диуретик, респиратор авыруларда йөткертүче, плацента аерылуны, бала табуны стимуллаштыручы чара буларак кулланыла. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia