Татмелиорация
«Татмелиорация» траст ширкәте ААҖ (рус. ОАО Трастовая компания «Татмелиорация») — Татарстанда сугару системасын торгызу һәм үстерү буенча эш алып баручы агросәнәгать һәм авыл хуҗалыгы оешмасы, ААҖ. «Татмелиорация» системасына 2 меңнән артык хезмәткәре булган 40тан артык төзелеш һәм эксплуатация предприятиесе керә. «Татмелиорация» траст ширкәте ААҖ проектлар эшләүдән башлап төзелгән объектларны (бирегә гидротехник корылмалар, су сибү-киптерү системалары, каты өслекле юллар, су белән тәэмин итү, су бүлү системалары, агросәнәгать комплексының башка объектлары керә) нәтиҗәле куллану һәм техник яктан хезмәт күрсәтү эшләрен башкара[1]. ТарихТатарстан — РФ буенча игенчелек өчен югалтулар куркынычы зур булган зонага керә. Язгы корылыкны да исәпләп, 10 елның 5-6сында җәйге айлар явым-төшемсез була. «Татмелиорация» траст ширкәте республикада сугару системасын торгызу һәм үстерү буенча эш алып бара. «Татмелиорация» системасының элгәресе — 1921 елгы корылыктан соң, 1922 елның гыйнварында ТАССР ХКШ карары нигезендә булдырылган ТАССР игенчелек халык комиссариаты каршында Җир төзелеше һәм сугару идарәсе. 1968—1980 елларда Татарстанда сугару эшләре киң җәелдерелә. М. Ш. Шәймиев җитәкчелегендә төзелеш һәм эксплуатацияләү бүлекчәләренең куәтле җитештерү базалары булдырыла. ҖитәкчеләрМелиорация һәм су хуҗалыгы министрлары
«Татмелиорация» траст ширкәте җитәкчеләре
Кайбер саннар
Бүләкләр, мактаулы исемнәр
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia