Татьяна Догилева
Татьяна Догилева, Татьяна Анатолий кызы Догилева (рус. Татьяна Анатольевна Догилева, 1957 елның 27 феврале, Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе, РСФСР, Мәскәү өлкәсе, Руза районы, Ново-Михайловское) — совет һәм РФ кино һәм театр актрисасы, режиссер. РФ халык артисты (2000). Тәрҗемәи хәле![]() 1957 елның 27 февралендә Мәскәү өлкәсенең Руза районы Ново-Михайловское авылында Анатолий Михаил улы һәм Анна Афанасий кызының эшче гаиләсендә туган. Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Педагогика фәннәре академиясе каршындагы мәктәптә укый, хореография, нәфис гимнастика белән шөгыльләнә. Ундүрт яшеннән Cəʙᴎт Социалистик Җɵᴍhүpᴎᴙтләр Беpᴫеᴦе Үзәк телевидениесе каршында эшләүче яшь актер студиясенә йөри. ГИТИС тәмамлаган (В. Остальский курсы, 1978). 1978-1985 елларда Мәскәүнең «Ленком» театрында хезмәт итә. 1985-2012 елларда М. Н. Ермолова исемендәге театрда эшли. Кинодагы беренче зур роле — «Билетсыз юлаучы» (рус. Безбилетная пассажирка, 1978, реж. Ю. Победоносцев) фильмындагы Нинка роле. Аннары «Василий һәм Василиса» (рус. Василий и Василиса), «Шәхси тормыш» (рус. Частная жизнь), «Көтмәгәндә-уйламаганда» (рус. Нежданно-негаданно), «Бал корты» (рус. Пчелка), «“Эдем” кунакханәсе» (рус. Отель “Эдем”), «Миллионга берүзе» (рус. Одна на миллион), «Мәхәббәт вәгъдә итү» (рус. Обещание любви), «Майамидан килгән кияү» (рус. Жених из Майами), «Покрау капкалары» (рус. Покровские ворота) фильмнарында уйный. «Урам чатындагы блондинка» (рус. Блондинка за углом) фильмында сатучы Надежда ролен уйнап, совет чорында сәүдә өлкәсендә эшләүче «эт каешы»на әйләнгән хатын-кыз образын тудыра. Әлеге картинада Андрей Миронов белән уйный. 1998 елда, режиссер буларак, «Ай нуры, ширбәт ае» спектаклен куя (инглиз драматургы Ноэль Куардның «Шәхси тормыш» пьесасы буенча). Сайланган фильмография1971 елдан уйный башлаган; 80 совет һәм РФ фильмында уйнаган.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаилә хәлеI ире (1977 елда) — Александр. ГИТИСта бергә укыганнар. Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia