Татьяна Романова
Татьяна Александровна Романова (1994 елның 9 сентябре, Казан) — Россия волейболчысы. Россиянең халыкара класслы спорт мастеры[1]. Тормыш юлыТатьяна Романова 1994 елның 9 сентябрендә Казанда туа. Волейбол белән Казан шәһәренең «Юность» балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнә башлый[2]. 2011 елда «Динамо-Казан» волейбол клубы структурасында яшьләр командасы оешканнан соң, аның составына кертелә һәм аның өчен ике сезон дәвамында уйный. Волгодонскның Импульс клубында аренда хокукларында үткәргән елдан соң, «Динамо-Казан»га әйләнеп кайта һәм 2015 елда Россия чемпионы була. 2015—2017 елларда Мәскәү өлкәсенең «Заречье-Одинцово» командасы өчен чыгыш ясый, 2017—2020 елларда «Уралочка-НТМК» уенчысы була, аның составында 2018 елда Россия чемпионатының бакыр медален яулый. 2020 елда Мәскәү «Динамо»сы белән контракт төзи. 2012 елда Россия яшьләр җыелма командасы составында Европа чемпионатында, ә 2013 елда дөнья чемпионатында катнаша. 2017 елның июнь аенда Татьяна Романова Россия милли җыелма командасы составында дебют ясый. Җыелма белән Ельцин Кубогының көмеш призёры була. Шул ук елның июлендә Гран-при уйнатуда катнаша. 2018 елда җыелма команданың яңа баш тренеры Вадим Панков шулай ук Романованы ил командасы өчен чыгышларга җәлеп иткән. Милләтләр Лигасының беренче уйнатуында җыелма команда өчен 15 матч үткәрә һәм барысында да старт составында чыккан. Шул ук елның сентябрь-октябрь айларында Романова Япониядә узган Дөнья чемпионатында катнаша. 2019 елның сентябрендә волейболчы Дөнья кубогының бакыр призёры була. Клуб карьерасы
КазанышларКлуб составында
Россия җыелмасы составында
Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia