Тимербай (уен)
Тимербай — татар балалар уены. Уйнау тәртибеУйнаучылар кулга-кул тотынышып түгәрәкләнәләр. Арадан берәүне уртага чыгаралар. Түгәрәктәге балалар хор белән такмаклап әйләнәләр: Тимербайның биш баласы, Такмак бетерер-бетермәс түгәрәктәге балалар йөрүдән туктыйлар. Шул арада уртадагы бала нинди дә булса берәр хәрәкәт ясый: тезләнә, утыра, җиргә ята яки кулларын артка куя һ. б. түгәрәктәге балалар аның кыланышларын шунда ук кабатларга тиешләр. Әгәр дә араларыннан берәрсе аныңча кылана алмаса, иптәшләреннән артка калса, аны уртага кертәләр һәм уен яңадан башлана. Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia