Тимергали Килмөхәммәтов
Тимергали Килмөхәммәтов (Тимергали Әбделгалим улы Килмөхәммәтов, баш. Тимерғәле Абдулғәлим улы Килмөхәмәтов) – язучы. Филология фәннәре докторы (2000). Профессор. БР атказанган фән эшлеклесе (1997). Тәрҗемәи хәле1941 елның 19 декабренда Үзбәкстанның Фәрганә өлкәсе Багдат районы Серов станциясендә туган. Кырмыскалы районы Бишавыл-Уңгар урта мәктәбен, Уфада дәүләт университетын (1967), Мәскәү дәүләт университеты аспирантурасын (1970) тәмамлый. Филология фәннәре кандидаты (1970), докторы (2000) диссертацияләрен яклый. 1970 елдан БДУ укытучысы.[2] ИҗатыӘдәби эшчәнлеге студент елларында башлана. Беренче әсәре – «Будёновка» хикәясе дә шул елларда «Совет Башкортстаны» газетасында басыла.[3] Беренче китабы – «Йолдыз төсе» (1968). Аспирантура бетергәч, проза, әдәби тәнкыйть өлкәләрендә эшли. «Күк тояккай» (1972), «Кышлактагы кешеләр» (1976), «Хаклык үлми» (1991), «Җанкисәк» (2001) хикәя җыентыклары аны үзенчәлекле прозаик итеп танытты. Фәнни эшчәнлегеӘдәби тәнкыйть, бигрәк тә театр тәнкыйте өлкәсендә, драматургия буенча эзләнүләр алып бара. Мостай Кәрим иҗатын тикшереп, «Мостай Кәрим драматургиясе» (1979) ((рус.)) китабын бастырды. «Башкорт трагедиясенең поэтикасы» (1983), «Драматургия һәм драматурглар» (1986) хезмәтләрен язды. «Башкорт әдәбияты тарихы» (1990-1996) китабы автордашы.[4] Бүләкләре, мактаулы исемнәре
ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1973) Әдәбият1. С. Суфиянов. Осталык юлы – тырышлык. «Агыйдел», 1977, № 7. 2. Ә. Нигъмәтуллин. Ачышлардан туа ачышлар. «Агыйдел» ,1981, № 3. ЧыганакларСовет Башкортстаны язучылары (биобиблиографик белешмәлек). Уфа, 1988 (башк.) Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia