Тияк
![]() Тияк[1] (яки Бирге Тияк, Төяк, рус. Зацарево, йорт.тат. Аргы Тиек) — Әстерхан шәһәренә караган татар авылы, РСФСР Югары Советы Президиумы Указы белән Әстерханга 1957 елның 17 октябрендә кертелгән[2]. Авыл Иделнең сул ярында урнашкан. ИсемеАвылның русча исеме (Зацарево) Царев (Тиек) ерганагы артындагы авылның географик урынын чагылдыра.[3] Татарча атамасы да Тиек елгасы белән бәйле. Тарихы![]() Авылны XVIII гасыр урталарында, яки XIX гасыр башында йорт татарлары нигезли. Шулай да, булачак авыл урынында 7 мең нугай татары яшәгән йорт булуын, 1579-1581 елларда Әстерханга килгән инглиз диңгезчесе Кристофер Бэрроу тасвирлый. Шул ук, торак пунктның XVII гасырда тынгысыз далалардан яңа урнашкан кешеләр белән тулылануын немец-голштинлы Адам Олеарий һәм фламандлы Корнелий де Бруин сурәтләгәннәр. Ә XVIII гасырда фәнни сәяхәтче С. Е. Гмелин да авылны искә ала[4]. Мәгърифәтче Габдрахман Гомәри 1893 елда Тияк бистәсендә «Низамия» мәктәбен, ә 1907 елда татар китаплары басмаханәсен ача. 1925 елдан 1928 елгача, бетерелгән Әстерхан губернасының Тияк районының административ үзәге. 1931 — 1957 елларда Түбән Идел краеның (1934 елдан — Сталинград крае, 1937 — Сталинград өлкәсе, 1943 — Әстерхан өлкәсе) Нариман районы административ үзәге. ДинАк мәчет — Әстерхандагы бүгенге көнгә кадәр сакланып калган борынгы мәчет.[5] 2000 — 2008 елларда Татарстан ярдәме белән төзекләндерелә. Тиякнең атаклы Яшел мәчете дә хәрәбәләргә әйләнгәч,[6] 2012 елда торгызыла башлый һәм 2022 елның 10 июнендә төзекләндерелеп ачыла.[7] Халкы1939 елгы Бөтен Союз җанисәбен алу буенча авыл халкын 4668 кеше тәшкил иткән[8].
Шәхесләр
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia