Ток-писин
Ток-писин (төп исеме Tok Pisin) — Папуа — Яңа Гвинеядә таралган креол теле. Бу илнең, инглиз һәм хири-моту телләре белән беррәттән, рәсми теле. Ток-писин — Папуа — Яңа Гвинеядә киң таралган һәм бу илдәге 700-дән артык телдә сөйләшкән халык өчен аралашу теле булып тора. Килеп чыгышыКвинсленд һәм башка плантацияләргә Тын океан утрауларыннан эшкә килгән төрле телле халыклар кушылуы нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Аралашу нәтижәсендә инглиз теленә нигезләнгән пиджин формалашкан. Бу тел лексикасының 5/6 өлеше Һинд-аурупа телләренә карый, плантациядә эшләгән немец, португал һәм австронезий телле эшчеләрдән дә өлеш алган. Инглиз теленә нигезләнгән пижин, Германиянең Яңа Гвинеясендә ток-писин буларак үскән. Монда ток-писин немец телле югары катлам кешеләре белән һәм үзара аралашу теленә әверелә. Рәсми статусы![]() Ток-писин массакүләм мәгълүмат чараларында һәм хөкүмәт органнарында рәсми тел буларак кулланыла, әмма инглиз теленнән калыша. Ток-писин теле башлангыч белем дәрәҗәсендә укытыла. Региональ төрлелегеПапуа-Яңа Гвинеянең төрле төбәкләрендә ток-писин теленең лексикасы һәм грамматикасы аерыла. Яңа Гвинеянең таулы төбәкләре теле, төньяк яр буе һәм Яңа Гвинея утраулары теленнән аерыла. Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia