Томази Кереселидзе бульвары (Яр Чаллы)
Томази Кереселидзе бульвары (рус. Бульвар Томази Кереселидзе) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәренең Автозавод районындагы урам. Тарих![]() 1979 елда бульварга 1978 елның 6 декабрендә хезмәт вазифасын үтәгәндә үтерелгән Яр Чаллы ДАИ инспекторы милиция лейтенанты Томази Кереселидзе (1950—1978) исеме бирелгән[1][2]. 2015 елда урам корылмалары өр-яңадан үзгәртеп төзәтелгән, балалар өчен уен мәйданчыклары, җәяүлеләр йөрү зонасы, чәчәклекләр булдырылган. 9 сентябрьдә урамны тантаналы ачу була. УрнашуыЯр Чаллының (Яңа шәһәр) 46нчы һәм 47нче комплексларында урнашкан урам. Сөембикә проспектыннан башлана. Чулман проспекты белән киселештә тәмамлана. Шамил Усманов урамы белән кисешә. Чулман проспекты аша ипподромга һәм Яр буе паркына үтеп була. Игътибарга лаек объектлар
![]() СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia