Троицкий-Урай
Троицкий-Урай — Татарстан Республикасының Балык Бистәсе районындагы торак пункт. Әлегә муниципаль статусы — торак пункт (федераль классификатор буенча). Район үзәгеннән 5 км көнчыгыштарак, Куйбышев сусаклагычы буенда урнашкан. Урта мәктәп. Мәдәният йорты. Мәчет. Халыкның төп шөгыле - игенчелек, терлекчелек. Авыл янында Троицк-Урай комплексы урнашкан. Почта индексы — 422657. Тарих1649 елдан мәгълүм. Халык телендә «Трой Урай» дип йөртелә. 2010 елның 10 июлендә Балык Бистәсе районының Трой Урай авылында мәчет ачылды. Мәчет ачылу тантанасына Трой Урай авылы халкы җыелган иде. Тантананы Балык Бистәсе районы имам-мөхтәсибе Сәүдәхан хәзрәт Гайнетдинов җитәкләде[2]. Демография1989 елда 562 кеше (татарлар 54 %, руслар - 44 %), 2000 елда 549 кеше яши. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[3]. Уртача еллык һава температурасы 4.0 °C.[4] Искәрмәләр
Чыганаклар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia