Тсвана теле
![]() Тсва́на (сетсвана, искергән. чуана, чвана) — Банту төркеменең (Сото-тсвана субтөркеме)нең теле, күбесенчә Көньяк Африкада таралган. Тсвана халкы вәкилләре Ботсванада гына түгел, ә шулай ук күрше дәүләтләрдә дә яшиләр, хәтта Көньяк Африка Җөмһүриятендә алар Ботсванадан күбрәк халык яшиләр. Тсвана халкы кабиләсе бөтенесе дә бу телдә сөйләшмиләр: Көньяк Африкада якынча 20 000 Тсвана Африкаанс теленә күчкәннәр. Телнең язуы Латин әлифбасына нигезләнгән. Көньяк Африканың башка Банту телләрендә кебек үк, Сетсванада чирткеч тавышлар бар ("кликлар"), алар Койсан телләреннән алынган. Язуда алар Латин әлифбасы хәрефләре белән күрсәтелә. Бу тел Төньяк һәм Көньяк Сото телләренә һәм шулай ук Кгалагади теленә һәм Лози теленә якын. Ботсванада рәсми тел һәм lingua franca булып тора. Көньяк Африка Җөмһүриятендә бу телдә иң күбе Гаутенг (якынча 11%) һәм Төньяк Кап һәм Төньяк Көнбатыш (70%-тан артык) Провинцияләрендә сөйләшәләр. ЯзуыХәзерге Тсвана язуы Латин әлифбасына нигезләнгән, боларга берничә диакритика өстәлә һәм берничә диграф һәм триграф өстәлә.
Лабиальләшкән тартыклар «w»: gw, tshw, nyw, һ.б. өстәве белән чагылыш таба. 1937 елның реформасына кадәр š, tš, tšh графемалары sh, c, ch, дип язылганнар, гәрчә мондый язылыш (бигрәк тә sh) окказиональ рәвештә хәзер дә саклана. ТарихыЯзуны барлыкка китерүдә зур кертемне Инглиз миссионеры Роберт Моффет ясаган. Тсвана телендә беренче бәйсез Африка газетасы булып "Коранта я Бекоана" ("Бечуана газетасы") булган. Аның мөхәррире булып Соломон Плааки булган - бу Тсвана халкы арасында беренче мәгариф таратучылар һәм журналистларның берсе булган. Әдәбият
СылтамаларВикисүзлектә языка тсвана сүзләре исемлеген «Тсвана» төркемендә табып була.
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia