Төньяк-Көнчыгыш дәүләт университеты
Төньяк-Көнчыгыш федераль университеты белән бутамагыз Төньяк-Көнчыгыш дәүләт университеты (рус. Северо-Восто́чный государственный университе́т) — Магадан өлкәсенең административ үзәге Магадан шәһәрендә урнашкан югары уку йорты, классик университет. Тарих1955 елда ачылган педагогика техникумы нигезендә (уку корпусларын, тулай торак, күпчелек укытучыларын алып), 1960 елда Магадан дәүләт педагогика институты оештырыла[3]. 1961 елның 3 сентябрендә яңа ачылган югары уку йортында өч факультетта (тарих-филология, педагогика, физика-математика) белем бирү башлана. 1961 елда торып уку бүлегенә 200, читтән торып уку бүлегенә 75 студент кабул ителә. 1965 елда башлангыч класслар укытучылары, 1966 елда югары белемле тарих, рус теле һәм әдәбияты, физика һәм математика укытучыларының беренче чыгарылышы була. 1970 елда 800 кешегә исәпләнгән яңа уку корпусы төзелгәч, анда гуманитар факультетлар студентлары укый башлый. 1970—1980-елларда тарих-филология факультеты ике мөстәкыйль факультетка: тарих факультеты һәм рус теле һәм әдәбияты факультетына бүленә, өстәмә рәвештә чит телләр факультеты оештырыла. 1980-еллар азагы — 1990-еллар башында тарих факультеты социаль-гуманитар факультет, физика һәм математика факультеты табигать фәннәре һәм математика факультеты итеп, әзерлек бүлеге Вузга кадәрге әзерлек һәм һөнәри юнәлеш бирү үзәге итеп үзгәртелә. 1992 елда Магадан дәүләт педагогика институты Халыкара педагогика университеты итеп үзгәртелә. 1997 елда Төньяк халыкара педагогика университетын һәм Хабаровск техник университетының (хәзерге Тын океан дәүләт университеты) Магадандагы филиалын (1977 елда ачылган булган) берләштерү юлы белән өр-яңа югары уку йорты — Төньяк халыкара университеты оештырыла, 2007 елдан исеме — Төньяк-Көнчыгыш дәүләт университеты[4]. Ректорлар
СтруктураЮгары уку йорты составында 3 институт һәм 2 факультет бар. Институтлар
Факультетлар
Кафедралар
Белгечлекләр юнәлешләре
Гыйльми эшчәнлекАспирантура1992 елда университетта аспирантура ачыла. 2019 елда аспирантлар әзерләү 6 белгечлек буенча алып барыла:
Аспирантура ачылганнан бирле 120дән артык кандидатлык, 61 докторлык диссертациясе якланган. Диссертация советы2005 елда университетта өч фәнни белгечлек буенча кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча берләшкән төбәк диссертация советы ачыла:
Бу диссертация советында биология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертацияне уңышлы яклаган беренче аспирант — РФА Ерак Көнчыгыш бүлегенең Төньяк-Көнчыгыш комплекслы фәнни-тикшеренү институты фәнни хезмәткәре Александр Петр улы Бульбан. Университет АКШ, Япония, Алмания, Корея, Кытай һ. б. чит ил партнерлары белән элемтәдә тора. Матди-техник базасыУниверситет балансында:
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia