Төньяк Ирландия
Төньяк Ирландиянең үзәгендә Бөекбританиянең иң зур күле Лох-Ней урнашкан (392 км²). Административ берәмлекнең иң югары ноктасы — Слив Донард (ингл. Slieve Donard; биеклеге 848 м). Ирландия утравы дүрт тарихи регионга бүленгән — Ольстер, Манстер, Лейнстер һәм Коннахт. Ольстерның алты графлыгы Төньяк Ирландия составына керә, өчесе — Ирландия Җөмһүриятендә. Районнар![]() Административ яктан 6 тарихи графлыктан торган Төньяк Ирландия 2015 елга кадәр 26 районга бүлеп идарә ителә иде.
![]() 2015 елда үткәрелгән "эреләндерү"дән соң, районнар саны 11 гә калды.
Дин2007 елда дин тоту турында социологик сораштыру мәгълүматлары буенча, Төньяк Ирландиядә яшәүчеләрнең 53% ы үзләрен протестантлар, 44% ы католиклар, халыкның 3% ы атеистлар яки башка дин тотучылар дип саный[1].
Милли гимнLondonderry Air (Лондондерри хыяллары) — Төньяк Ирландиянең халык гимны. Бу мәхәббәт җырының көе Лондондерри графлыгында барлыкка килгән. Тәүге мәртәбә ул “Ирландиянең борынгы музыкасы” исемле һәм 1855 елда басылып чыккан китапта телгә алына. Хәзерге заманда җырның берничә тексты бар. Әйтик, иң беренчесе, “Лондондерри хыяллары” шигыренә үз мәхәббәте хакына үләргә дә әзер юулган ир-егет исеменнән җырлана торганы, ирландиялеләрнең чит илләрдәге мөһаҗирлекләрендә бик популяр. Ә Бөекбритания графлыгының үзендә күбрәк Danny Boy (Дэнни егеткәй) тексты ешрак кулланыла. Бусы инде вафат булган гашыйк кыз исеменнән җырлана. Ул XX гасыр башында язылган. Моннан тыш Irish Love Song (Ирландия мәхәббәт җыры), I would be true (Тугры булырмын) шигырьләре һәм тагын берничә чыганак билгеле. Иң популяр ике вариантның эквиритмик (тәңгәллекле) тәрҗемәләре:
Шулай ук карагызИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia