Төньяк сугыш
Төньяк сугыш шулай ук Унике еллык сугыш (1700-1721) Пётр I һәм аның союздашлары Саксония белән Даниянең Швециягә каршы сугышы. Бу Пётр I идарәсе вакытының төп вакыйгасы булып тора. Сугышның максаты - Балтыйк диңгезенә чыгып тирә-юнгә Россиянең сугышчан-сәяси һәм икътисади экспансиясен тарату. Пётр I һәм Россия өчен Төньяк сугыш авыр сынау булып торган. Башта, 1700 елны Нарва кырындагы сугышта җиңелеп, рус армиясе гел чигенә. Карл XII белеп куйган гаскәр башлыгы һәм батыр гаскәр үзен яхшы яктан күрсәтә. Ләкин Карл Польша белән сугышка бүленеп, Россиягә җиңелүләреннән соң кире терелергә вакыт бирә. Шул елларның бер көнендә Пётр I югалтмады. Тупларны кыңгыраулардан агыза башладылар, һәм инде ел аша Россия үткәрә башлады кечкенә җинүләр, Нева елгасында кайсы бер кирмәннәр алынды. Сугыш нәтиҗәсендә Россия Чуалыш вакытында югалткан Балтыйк буе җирләре өстендә хакимиятне кире кайтарган. Моны да карагызӘдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia