Уильям Шекспир
Уи́льям Шекспи́р (ингл. William Shakespeare; 1564 елның 23 апреле — 1616 елның 23 апреле) — инглиз драматургы һәм шагыйре. Дөньяның иң мәшһүр драматургларның берсе, иң азында 17 кәмит, 10 хроника, 11 трагедия, 5 поэма авторы. «Ромео һәм Джульетта», «Король Лир», «Ричард III», «Венеция сәүдәгәрләре», «Отелло», «Гамлет» кебек дөньякүләм танылган әсәрләрне язган. Аны еш кына иң мәшһүр инглиз язучысы дип атыйлар[7]. Тормыш юлыУильям Шекспир Уорикшир графлыгында урнашкан Эйвондагы Стратфорд шәһәрендә 1564 елда дөньяга килә. Шекспир Стратфорд грамматик мәктәбендә укыды дип санала, кайбер галимнәр фикеренчә, ул патша Эдуарда VI мәктәбендә дә белем ала, ләкин бу фактларны хәзер дәлилләп булмый. ![]() 1582 елда Уильям аннан сигез яшькә өлкәнрәк булган Анна Хатауэйга өйләнә, 1583 елда аларда Сюзанна исемле кыз, ә 1585 елда Хемнет белән Джудит туа. Якынча 1587 елда Шекспир Лондон шәһәренә күчә. ![]() 1592 елда ул Лондон театр труппасына керә. 1612 елда гаиләсе яшәгән Стратфордка кире кайта. Аннан соң ул җитди авырган дип санала. 1616 елның 23 апрелендә драматург вафат була. Өч көннән соң Шекспир Стратфорд чиркәвендә җирләнә. Аның кабер астында түбәндәге эпитафия язылган:
ИҗатКызыклы фактлар
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia