Февраль инкыйлабы![]() ![]() ![]() 1917 елгы Февраль инкыйлабы шулай ук Февраль буржуаз-демократик инкыйлабы, Февраль түнтәрелеше (рус. Февра́льская револю́ция) — Николай IIны тәхеттән төшерү белән тәмамланган инкыйлаб, нәтиҗәдә Россия Империясендә монархия бәреп төшерелгән. Февраль инкыйлабы төп сәбәпләре: югары хакимиятнең сәяси кризисы, либераль-буржуаз даирәләрнең патша чикләнмәгән хакимияте белән канәгатьсезлеге һәм Беренче Бөтендөнья сугышында хәрби җиңелүләр. Тарих![]() 23 (8 март) февраль көнне Петроградта Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан башланган җыелышлар[1]
26 февральдә гаскәрләр белән бәрелешләр, 27 февральдә гомуми эш ташлау кораллы күтәрелешкә әверелеп киткән, гаскәрләр күпләп баш күтәрүчеләр ягына үтә башлады. Баш күтәрүчеләр шәһәрнең мөһим урыннарны, хөкүмәт тәшкиләтләрне кәнтрүл астына алганнар. 2 (15) март көнне Николай II энесе Михаил файдасына тәхеттән ваз кичте, ләкин Михаил тәхеткә менәргә җөрьәт итмәгән һәм хакимиятне Вакытлы хөкүмәткә тапшырган. Дәүләт Думасының Вакытлы комитеты төзелгән. Эшче һәм солдат депутатлары шурасы сайланды. Вакытлы комитет Вакытлы хөкүмәтен төзгән. Бер үк вакытта диярлек инкыйлаби-демократик көчләре параллель хакимият органын (Петроград шурасы) булдырганнар — бу ике хакимиятлелек буларак мәшһүр вазгыятькә китерде. 1 (23) март көнне Мәскәүдә, март ае дәвамында бөтен илдә яңа хакимият урнаштырылды. Февраль инкыйлабы Казанда2 (15) март көнне Казанда эшче һәм солдат депутатларның берләшкән утырышы җыелган, ул үзенең рәисен һәм президиумын сайлаган. Шул ук көнне Казан шәһәр думасы утырышы булды, ул Петроградта үткән вакыйгаларны танырга булды һәм Казан халкын демонстрацияләрдән һәм хәлне кискенләштерергә мөмкин чараларда катнашудан тыелып калырга өндәде. 4 (17) март көнне иртә белән инкыйлаби көчләрнең җиңүен алдан ук хәл иткән солдатлар күтәрелеше башланды. Беренчеләр булып 94-нче запас полкының гаскәрләре чыкты, аларга 95- һәм 164-нче җәяү полкалары һәм 2-нче артбригадасы кушлыды. 5 (18) мартына каршы төндә Казан хәрби округы сәргаскәре Сандецкий, башка генералларны һәм Казан губернаторы Пётр Боярскийны кулга алганнар. Казан гарнизонының вактылы хәрби комитеты булдырыла, рәисе булып полковник Григорьев сайланган. Солдатлар күтәрелеше 10 (23) март көнне Солдатлар депутатлары Шурасы булдыруы белән тәмәмланган. Моны да карагызИскәрмәләр
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia