Фибоначчи
Леона́рдо Пиза́но (лат. Leonardo Pisano, як. 1170 ел, Пиза — як. 1250 ел, шунда ук) — Урта гасырлар Аурупасының беренче эре математигы. Фибона́ччи (Fibonacci) исеме астында билгеле. Фибоначчиның әтисе сәүдә эшләре буенча еш кына Алжирда була. Анда ул гарәп галимнәреннән математика өйрәнә торган була. Соңрак ул Мисырда, Сүриядә, Византиядә, Сицилиядә дә була. Леонардо ислам дөньясы галимнәренең хезмәтләрен өйрәнә (әл-Хәрәзми, Әбу Камил һ.б.), гарәп тәрҗемәләре буенча борынгы грек һәм һинд математикларының хезмәтләре белән дә таныша. Фиббоначчи саннарыФиббоначчи хөрмәтенә Фиббоначчи саннары атала, бу саннар рәтендә алдагы сан элекке ике санның суммасы булып тора. Хәзерге вакытта кайбер галимнәр аны 0-дән башлана торган итеп билгелиләр, кайберәүләр 1-дән башлана торган итеп билгелиләр. Фиббоначчи саннары шулай бара:
|
Portal di Ensiklopedia Dunia