Фигыль
Фигыль — мөстәкыйль сүз төркеме. Җөмләдә хәбәр булып килә. Нишли? Нишләде? Нишләр? Нишләячәк? cорауларына җавап бирә. Фигыльләр барлык-юклык формада була ала, заман, зат-сан белән төрләнәләр. Фигыльләрнең барлык-юклык формасыФигыльләр барлык яки юклык төрләрендә була. Фигыльнең барлык төре эш-хәлнең үтәлүен белдерә (мәсәлән барды, килә). Фигыльнең юклык төре эш-хәлнең үтәлмәвен белдерә (мәсәлән бармады, килмәде). Барлык төрнең махсус кушымчасы юк. Юклык төре фигыльнең тамыр яки ясалма нигезенә -ма, -мә; -мый, -ми кушымчалары ялганып ясала.[1] Фигыль төркемчәләреФигыльләр предметның яки затның эшен яки хәлен төрлечә белдерәләр.Шуңа күрә аларның төрләнеше дә, җөмләдә башкарган эше дә төрле була. Фигыльләрне 7 төркемчәгә бүләләр:
Затланышлы фигыльләрБоерык фигыльнең 1нче зат формасы булмы, беренче зат формасы буларак теләк фигыль кулланыла. Боерык фигыльның 2нче зат-берлек сан формасы фигыльнең башлангыч формасы булып тора. Шарт фигыль - эш-хәлнең шартлы рәвештә баруын белдерә, -са/-сә кушымчалары ярдәмендә ясала. Хикәя фигыль - заман категориясеЗаман категориясе – объектив заманның телдәге чагылышы ул, һәм аны исәпләү ноктасы итеп сөйләү моменты алына: сөйләү моменты белән туры килә торган эш-хәл – хәзерге заманга, сөйләү моментыннан алда булган эш-хәл – үткән заманга, сөйләү моментыннан соң булачак эш-хәлләр киләчәк заманга карый. Хәзерге заман: -а/-ә/-ый/-и. Мәсәлән, яз-а, укы-й, эшл-и Үткән заманның биш формасы бар:
Киләчәк заманның 3 формасы бар:
Фигыль юнәлешләре
Фигыльләрнең ясалышыЯсалышы ягыннан фигыльләр тамыр һәм ясалма булалар:
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia