Фираз Харисов
Харисов Фираз Фәхрәз улы (24 май 1952 ел) — галим-педагог. Педагогия фәннәре докторы (2001), профессор (2004). Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2007), Татарстанның атказанган укытучысы (2001), Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2004). Каюм Насыйри исемендәге премия лауреаты (1998). БиографиясеФираз Фәхрәз улы Харисов 1952 елның 24 маенда Башкорт АССРның Яңавыл районы Истәк авылында туган. Фәрис Харисовның агасы. Урта белемне Яңавыл шәһәренең 1-нче мәктәбендә ала. 1969 елдан авыл мәктәбендә эшли. 1971-1973 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә[1]. 1978 елда Казан педагогия институтын тәмамлаган. 1978 елдан Казан педагогия институтында эшли, ВЛКСМ комитеты секретаре урынбасары була. 1979 елдан халык депутатларының Казан шәһәре Ленин район Советы башкарма комитетының бүлек мөдире урынбасары. 1987 елдан Татар гуманитар-педагогия университетында бүлек начальнигы, 1991-2011 елларда укыту-тәрбия эшләре буенча проректор, бер вакытта 2001-2009 елларда татар теле һәм мәдәният-ара бәйләнешләр кафедрасы мөдире. 2011 елдан Казан федераль университетында укыта: гыйльми-белем татаристика, төркиәт һәм этномәдәни белем бирү үзәге җитәкчесе урынбасары, 2012-2015 елларда татар теле һәм уку методикасы кафедрасы мөдире вазифаларын үти. Фәнни эшчәнлеге500-дән артык фәнни хезмәт, шул исәптән укыту-методик әсбаплар, сүзлекләр, программалар авторы. Татар һәм француз телләре буенча әсбапларның автордашы[1]. Төп хезмәтләре
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia