Флюра Килдиярова
Флюра Килдиярова, Флюра Әхмәтша кызы Килдиярова (баш. Флүрә Әхмәтша ҡыҙы Килдейәрова, 1952 елның 15 гыйнвары, СССР, РСФСР, БАССР, Учалы районы, Илчегол) ― җырчы (сопрано), педагог. БАССР (1989) һәм Россиянең (2002) халык артисты. Салават Юлаев премиясе лауреаты (1985). Тәрҗемәи хәле1952 елның 15 гыйнваренда БАССР Учалы районы Илчегол авылында туган. Уфада сәнгать институтын (Р. Мусина классы) тәмамлый (1981). Уфада опера-балет театрында (1981―1989), филармониядә (1989 елдан) солист булып эшли. Уфа сәнгать академиясендә укыта (1992―1997, 2000 елдан). Иҗаты![]() Сирәк очрый торган матур һәм бай тембрлы сопрано тавышка ия җырчы. Зур башкару осталыгына, сәхнә темпераментына, артистлыкка ия.
Төп партияләре
РепертуарЧит ил (И. С. Бах, Дж. Верди, В.мА. Моцарт, Ф. Шуберт), рус (С. В. Рахманинов, П. И. Чайковский), башкорт (Х. Ф. Әхмәтов, З. Г. Исмәгыйлев, Ш. З. Колбарисов, Р. А. Мортазин, Р. В. Сәлмәнов, Р. Х. Сәхәветдинова), татар (М. А. Мозаффаров, Р. М. Яхин) композиторларының вокал әсәрләре, дөнья халыклары һәм башкорт халык («Хан кызы», «Ашкадар», «Баяс», «Гыйльмияза», «Турат чагылы», «Урал», «Эскадрон», «Ирәндек») җырлары, озын көйләр.[2] Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia